Тигезлек (рус. равнина, ингл. plain) — мәйданы буенча шактый зур булган коры җир өслеге, диңгез һәм океаннар төбе, ай өслеге рельефының иң әһәмиятле элементларының берсе.
Җир өслегенең авышлыксыз диярлек (5° ка кадәр авышлык белән) һәм биеклекләре аз (200 метрга кадәр) тирбәлүе белән сыйфатланучы тигез урыны.
Күпчелек тигезлекләр платформа өстендә формалаша. Кайбер тигезлекләр таулы өлкәләрнең тау аралары һәм тау аллары иңкүлекләрендә хасил була. Су асты тигезлекләреннән океан ятагында, шельфта, кырый диңгезләрнең казанлыкларында ясалган абиссаль тигезлекләр күбрәк таралган.
Тигезлекләр, таулар кебек үк, зур булмаган градиентлы (1-2 м/км кадәр) тектоник хәрәкәтләргә дучар була. Гомумән алганда, тигезлекләр коры җир өслегенең 65 % ын тәшкил итә. Дөньяның иң зур тигезлеге: Амазонка түбәнлеге (5 млн км2 артык).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тигезлек (геология), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.