Таһир Шәмсуаров, Таһир Ярулла улы Шәмсуаров (1954 елның 6 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы, Яңа Иштирәк) — шагыйрь, публицист, педагог, һәвәскәр җырчы, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019). 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. РФ Һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (2010). Шамил Бикчурин (1994), Саҗидә Сөләйманова (2012) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Таһир Шәмсуаров | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Таһир Ярулла улы Шәмсуаров |
Туу датасы: | 6 апрель 1954 (70 яшь) |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы, Яңа Иштирәк |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
Иҗат итү еллары: | 1971—х. в. |
Юнәлеш: | поэзия, публицистика |
Иҗат итү теле: | татар |
Дебют: | «Әтиләр нигезе» (1997) |
Премияләр: | Шамил Бикчурин премиясе Саҗидә Сөләйманова премиясе |
Бүләкләр: |
1954 елның 6 апрелендә Татарстан АССР Шөгер (1959 елдан Лениногорск) районы Яңа Иштирәк авылында ишле колхозчы гаиләсендә туган. Хәрби хезмәттән кайткач, районның Түбән Чыршылы мәктәбендә укытучы булып эшли. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1981, читтән торып). Күп еллар Мөэмин Каратай мәктәбендә директор булып эшли. 40 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә, В. П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора.
Таһир Шәмсуаров — зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче шагыйрь. Шигырь китаплары, күп мәкаләләр авторы. Яшьтән үк шигырь яза башлаган: 5нче сыйныфта укыганда кулына каләм алып тәүге шигырен яза. Яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре районның «Ильич васыятьләре» (1959 елга кадәр «Җиңү байрагы», 1990 елдан «Заман сулышы») газетасында, «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Идел», «Мәгариф», «Ялкын» журналларында басыла тора. Таһир Шәмсуаров Яңа Иштирәктә туып үссә дә, гомеренең шактый өлешен, ә шигъри, иҗади гомеренең төп өлешен дүрт чакрым гына ераклыктагы Мөэмин-Каратай авылында үткәрә, ул бүгенге көндә дә шунда яши. Таһир Шәмсуаров, нигездә, лирик шагыйрь дип исәпләнсә дә, иҗаты иҗтимагый, шигъри публицистикага да бай. Иҗатында камиллеккә омтыла, үз моңын, үз сүзен, үз гамен якташларына җиткерергә омтыла. Таһир Шәмсуаров шигырьләре көрәшә, уйлана, дәртләнә, елый. Шигырьләренә гадилек, ихласлык, самимилек хас. Лирик каһарманы туган ягын, әтисе нигезен җаны-тәне белән ярата, шул хисләре бөреләнеп җырга, шигырьгә әверелә.Таһир Шәмсуаровта яшь чактан үк сандугачтай тавыш чыга башлый , ул төрле бәйрәмнәрдә үзенең искиткеч матур җырларын бүләк итәргә ярата. Аның яратып җырлый торган җырлары: Сагыш (Р.Фәйзуллин ,Җ.Фәйзи), Һәр көнне керәсең төшемә (Р.Нуретдинов, Р.Сәхәүтдинова),Тула микән чиләге (Татар халык җыры), Урманнарда йөрдем (Г.Зәйнәшева сүзләре , Татар халык көе) һәм башкалар. Шигърияте лирика, моң белән аерылып тора. Шигырь китабында Батырлык, Кыюлык сүзләре белән янәшә Ярату тора. Таһир Ярулла улы Шәмсуаров — Лениногорск районында Разим Вәлиуллин оештырган (Шамил Бикчурин исемендәге) «Чишмә» иҗат берләшмәсенең 1971 елдан башлап даими әгъзасы.
Хатыны Рәмзия, өч баласы: кызлары Ләйсән (Рахманова), Ләйлә (Ситдыйкова), улы Искәндәр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Таһир Шәмсуаров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.