Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе | |
рус. Республики Татарстан Национальная библиотека Республики Татарстан | |
Нигезләнү датасы | 1865 |
---|---|
Менеджер/директор | Мәдинә Тимерҗанова |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Казан |
Урам | Пушкин урамы |
Әгъзалык | Российская библиотечная ассоциация[d] |
Коллекциянең зурлыгы | 3 300 000 әрхип берәмлеге |
Адрес | Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт |
Почта индексы | 420015 |
mailto:[email protected] | |
Рәсми веб-сайт | kitaphane.tatarstan.ru |
Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе Викиҗыентыкта |
Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе | |
---|---|
Телефон | +7 (843) 222-82-85 |
Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе (Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, рус. Национа́льная библиоте́ка Респу́блики Татарста́н — Татарстан Җөмһүриятенең баш китапханәсе, татар, рус һәм чит телләрдә чыккан басмаларның тупланмасы. 3,3 млн документны (шул исәптән татар телендә 120 мең, чит телләрдә 100 мең) эченә ала .
1830 елда Казан шәһәрендә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала. 1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Иванович Второв, хезмәткә Санкт-Петербургга күчеп китәр алдыннан, әтисе – туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.
1865 елның 10 (24) гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.
1905 елда китапханәдәге китаплардан файдалану тәртибе турында шәһәр думасы карар кабул итә. Николай Iнең махсус күрсәтмәсе нигезендә, каталог тикшерелеп торыла. Эчке эшләр министрлыгының «тыелган китаплар» исемлеге төзелә.
1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый.
Казанның җәмәгать китапханәсе баштагы чорда хәзерге Казан мэриясе бинасында урнаша, 1919 елдан үз бинасында (Кирмән урамы, 33). Карл Маркс урамында филиалы бар.
1923 елдан исеме - «Үзәк шәһәр китапханәсе».
1920 елда аңа В.И. Ленин исеме бирелә.
Татар-мөселман зыялылары милли мөселман китапханәсе ачу кирәклеге турында кайгырта. 1906 елның 2 гыйнварында тел галиме Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән мөселманнар өчен филиал — «Көтепханәи Исламия» — ачыла. Ул әүвәл Казандагы Печән базарындагы Кәримовлар йортында, аннары «Болгар» кунакханәсенең өченче катында урнаша. Китапханәдә 915 исемдә 1 277 данә китап исәптә тора. Бирегә, мөселман кануннары буенча, бары тик ир-атлар гына йөрергә хокуклы дип табыла. Даими йөрүчеләр — Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, Б. Урманче.
Казанда Беренче китапханәчеләр корылтае (1919, июль), Идел буе китапханәчеләренең 3 нче корылтае (1925) үткәрелә.
«Милли китапханә» нинди булырга тиеш? «Милли китапханә» башка илләрдә, нигездә, дәүләт китапханәсе дигәнне аңлата. Без моны үзебезгә өлге итеп алдык. Ул дәүләтнең төп китапханәсе булу белән бергә, шушы республикага исем биргән милләтнең дә төп китапханәсе ролен үтәсен. Безнең Милли китапханәбез республикадагы һәммә халыкның һәм бөтен татар халкының баш китапханәсе булырга тиеш. |
Бүген биредә ике дистәдән артык бүлек бар: «Укучыларга хезмәт күрсәтү», «Китап туплау», «Мәгълүмат-библиография», «Чит телләрдәге әдәбият», «Фәнни-методик», «Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар», «Автоматлаштыру-компьютерлаштыру», «Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге», «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге» (1992 елда ачыла, бүлек җитәкчесе - Айрат Заһидуллин) һ.б. Кулъязмаларның электрон вариантлары (күчерелмәләре) булдырыла.
|
1986 елдан башлап «Ел китабы» республика бәйгесе оештырыла: әлеге чара татар әдәбиятын, татар язучысын укучыларга танытуда бер алым.
Китапханәдә 238 хезмәткәр эшли, елына якынча 35 мең укучыга хезмәт күрсәтелә, 1 млн 450 мең китап бирелә. Китапханә тулысы белән компьютер челтәренә тоташтырылган, «Татарстан Республикасының электрон китапханә каталогы» эшләп килә.
Милли китапханә Россия китапханәләр ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы. Чит илләр белән китап алмашу оештырылган. Китапханә 1998 елда кабул ителгән «Китапханәләр һәм китапханә эше турында»гы Татарстан Республикасы кануны нигезендә эшли.
Китапханәнең девизы – «Укы. Уйла. Сөйлә».
Фондларда 3 300 000 документ (китаплар, газета-журналлар, патентлар, аудио-видео язмалар, электрон басмалар) склана, шуларның 120 000 е — татар телендә.
Милли китапханәнең мәйданы нормативлардан сигез тапкырга кимрәк. Милли китапханәгә яңа бина төзү — бүгенге көннең төп таләбе.
Сөембикә Җиһаншина:
Вазифам буенча чит ил китапханәләрендә еш булырга туры килгәнлектән, заманча эш алымнары, яңа бина - бүгенге көннең төп таләпләре икәнен яхшы беләбез. Кешеләрнең, гаиләләре белән килеп, китапханәдә китап укып утырып, фикер алышып, ял итеп, аралашып яшәүләрен күрәсем килә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.