Сайт, яки веб-сайт ( дип укыла, ингл. website: web — «пәрәвез» и site — «урын», сүзгә-сүз «челтәрдәге урын, сегмент, өлеш») — бер-берсе белән логик буенча ялганган веб-сәхифәләр; шулай ук сервердагы контентның урнашкан урыны.
Гадәттә Интернетта сайт — ул бердәнбер адреслы һәм кулланучы белән бербөтен булып кабул ителә торган, бер-берсе белән бәйләнгән бирелмәләр.
Сайтларны веб-сайтлар дип атыйлар, чөнки аларга HTTP протоколы буенча керешле. HTTP, әлеге вакытта, Бөтендөнья пәрәвезе белән сайтлардан мәгълүматларны алу өчен кулланыла. «Бөтендөнья пәрәвезен» кыскартып «веб» диләр. Шуңа күрә күп төрле «Бөтендөнья пәрәвезенә» катнашкан сүзләргә «веб-» дигән сүзнең өлешен куялар. HTTP протоколы клиентлар серверлардагы сайтларга керә алсыннар өчен махсус ясалган.
Веб-сайт, электрон документлар (бирелмəлəр файллары һәм кодлар) системасы буларак, аерым шәхесләрнеке яки оешмаларныкы булырга мөмкин, шулай ук аңа гомуми домен исеме һәм IP-адрес буенча керергә була, яки бер санакта гына (Интернетка кермичә) сайтны ачырга була.
Бөтен сайтлар бергә Бөтендөнья пәрәвезен төзиләр, анда коммуникация (пәрәвез) бербөтен итеп, бирелмəлəр базасына һәм планета масштабындагы аралашуга, дөнья берләшмәсенең мәгълүмат сегментларын берләштерә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сайт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.