1917 Россия Инкыйлабы

Россия инкыйлабы — 1917 елда Россия империясендә Февраль инкыйлабында монархияне бәреп төшерү нәтиҗәсендә Вакытлы Хөкүмәт хакимияткә килүдән башлап, Октябрь инкыйлабында Вакытлы Хөкүмәтне бәреп төшерү һәм Совет хакимиятен урнаштыруга кадәр инкыйлаби вакыйгаларның шартлы атамасы.

1917 Россия Инкыйлабы
Инкыйлабта җиңүчеләр парады: большевиклар Кызыл мәйданда.

Төп вакыйгалары

Февраль инкыйлабы

1917 Россия Инкыйлабы 
Февраль инкыйлабы башлавы

Февраль инкыйлабының төп вакыйгалары Петроградта уза, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралары чикләрендәге демонстрация аркасында кабына.

Югары Сәргаскәре генерал Михаил Алексеев һәм фронтлар, флотлар сәргаскәрләре Петроградта башланган чуашларны бастырудан ваз кичеп, император Николай IIне тәхеттән баш тартырга чакыралар.

1917 елның 2 (15) мартында Николай II энесе Михаил файдасына тәхеттән баш тарта.

3 (16) мартта Михаил Александр улы Вакытлы Хөкүмәтнең кайбер әгъзалары басымында тәхеттән баш тарта, Оештыру җыелышының карарына кадәр хакимият Дәүләт Думасы төзегән Вакытлы хөкүмәткә күчә.

Баштарак ук Вакытлы Хөкүмәтнең канунлыгы шик астына булганга күрә икенче хакимият — Советлар төзелә, ике хакимиятлек чоры башлана.

1917 Россия Инкыйлабы 
Керенский һәм Вакытлы хөкүмәт

Кечкенә, ләкин бик актив, тәвәккәл, кискен карашлы фирка — большевиклар кораллы эшчеләр отрядларын (Кызыл гвардия) төзи башлый, җәлеп итә торган шигарьләр сәбәпле халыкта, аеруча Петроградта, Мәскәүдә, Балтыйк флотыында, Төньяк фронт гаскәрләрендә зур популярлыгын ирешә.

1917 елның 9 мартында Вакытлы Хөкүмәт Николай 2 һәм гаиләгә арест сала.

1917 елның апрелендә Владимир Ленин мөһәҗирлектән Петроградка килә һәм "апрель тезислары"н яза. Май аенда Лев Троцкий мөһәҗирлектән дә кайта.

Июль кризисы

1917 Россия Инкыйлабы 
Июль баш күтәрүен бастыру

1917 елның июнендә Вакытлы хөкүмәт фронтта уңышсыз Июнь һөҗүмен башлый, җиңелү нәтиҗәсендә Вакытлы Хөкүмәтнең популярлыгы нык төшә, генерал Лавр Корнилов яңа Югары Сәргаскәр итеп билгеләнә.

1917 елның 3-5 (16-18) июлендә — Июль кризисы яки июль баш күтәрүе — Петроград шәһәрендә узган хакимияткә каршы большевиклар һәм анархистлар җитәкләгән ризасызлык, баш күтәрү тырышуы. Чыгышын бастыру нәтиҗәсендә большевик фиркасе тыела, Ленин, Зиновьев Финляндиягә кача.

Августта Керенский җитәкләгән Вакытлы Хөкүмәт Николай 2 гаиләсен белән Тубылга сөргенгә җибәрә.

Корнилов фетнәсе

1917 Россия Инкыйлабы 
Генерал Лавр Корнилов

1917 елның августында (сентябрендә) Корнилов фетнәсе яки Корнилов баш күтәрүе, Корнилов чыгышы — Россия Армиясенең Югары сәргаскәре Лавр Корнилов тарафыннан Россиядә "каты хакимият"не торгызу максатыннан хәрби диктатураны урнаштыру уңышсыз тырышуы.

1917 елның сентябрендә Вакытлы Хөкүмәт Оештыру җыелышының карарын көтмичә Россия республикасы дип игълан итә.

Август-октябрьдә большевиклар Советларда хакимияткә килә, Троцкий Петросоветны, Ногин Мәскәү советын җитәкли.

Октябрь инкыйлабы

Файл:Lenin-Trotsky 1920-05-20 Sverdlov Square (original).jpg
Ленин Театр мәйданында чыгыш ясый

1917 елның 7 ноябре (25 октябре)ндә — кораллы баш күтәрү нәтиҗәсендә Октябрь инкыйлабы башлана: Вакытлы Хөкүмәт бәреп төшерелә.

Декабрьдә большевиклар һәм сул эсерлар беренче Совет хөкүмәтен төзи.

1918 елның гыйнварында Оештыру җыелышын куып тарату.

1918 елның мартында Алмания белән Брест солыхы имзалана.

Ватандашлар сугышы

1918 елңың җәендә бер фиркале хөкүмәт төзелә һәм Ватандашлар сугышының актив чоры башлана.

1918-1922 елларда большевиклар Ватандашлар сугышында җиңеп, яңа дәүләт — Совет Социалистик Республикалар Берлеген төзиләр.

Нәтиҗә

Россия инкыйлабы нәтиҗәсендә Россия империясе Совет Социалистик Республикалар Берлегенә әверелә.

Әдәбият

  • Головин Н. Н. Военные усилия России в Мировой войне.
  • Суханов Н. Н. Записки о революции.
  • Трескин Л. Н.. Московское выступление большевиков в 1917 году.
  • Джон Рид. Десять дней, которые потрясли мир.
  • Бьюкенен Дж. Мемуары дипломата.
  • Деникин А. И. Очерки русской смуты.
  • Александр Рабинович. Большевики приходят к власти: Революция 1917 года в Петрограде.
  • Никитин Б. В. Роковые годы.
  • Соколов Н. А. Убийство царской семьи.
  • Исаак Дойчер. Троцкий в Октябрьской революции.
  • Материалы Особой следственной комиссии Временного правительства об июльских событиях 1917 года.
  • Троцкий Л. Д.. Доклад V Всероссийскому Съезду Советов о подавлении левоэсеровского мятежа в Москве.
  • Троцкий Л. Д.. ОКТЯБРЬСКАЯ РЕВОЛЮЦИЯ. Петроград — 1918 г..
  • Юрий Фельштинский. Большевики и левые эсеры. Октябрь 1917 — июль 1918.
  • Савченко В. А. Авантюристы Гражданской войны.
  • Нефёдов Н. А. Красные латышские стрелки.

Tags:

1917 Россия Инкыйлабы Төп вакыйгалары1917 Россия Инкыйлабы Нәтиҗә1917 Россия Инкыйлабы Әдәбият1917 Россия Инкыйлабы1917Вакытлы хөкүмәтОктябрь инкыйлабыРоссия империясеФевраль инкыйлабы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Дөньякүләм диннәрМарат ЯруллинАлмашлык.sdДени ДидроТүбән КамаШвецияИсемдә калганнарВыборгТРLinuxКытайАльвина ВафинаСергей Антипов (1949)Әллүки (җыр)Павел ДуровСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеЛюция ХәмитоваЖирафТатарстан байрагыАнглияУмарта кортларыXIX гасыр (б. э. к.)Резеда ВәлиеваСан (сүз төркеме)Гомәр БәшировЖан-Поль СартрТатар шагыйрьләреФеликс ФәрдиевҺомосексуальлекИван ВазовСалих Сәйдәшев.ieБаш битЧишмә (станция)Дамир ГарифуллинДәүләтМуса Җәлил премиясеИлдар КыямовКазан театрларыҖәүдәт ХантимеровЛатин телеЭлектр агымыБалетУфаЗөләйха күзләрен ача (роман)Дәрвишләр бистәсеTatarstanВикияңалыкларГаяз СәхәповКаппиРаил СадриевТатар әлифбасыМигъдәт ЯһүдинРәшит ЯгъфәровАлсу КаюмоваБайбулат Батуллаİlon MaskФаил ШәфигуллинОлы СөлчәРиши СунакТехнологияИлдар Юзеев🡆 More