Пешмәргә (көрдчә Pêşmerge - پێشمەرگە — , pêş - «алды» + merg - «үлем» + e - «булу», ягъни - «үлем алдыннан булган») — Гыйрак Көрдстанындагы көрдләр кораллы көчләре.
Тарихи Көрдстан җирләре өчен көрәш итә.
Пешмәргә көрдчә پێشمەرگە | |
Төр | кораллы көчләр |
---|---|
Нигезләнгән | 1890 еллардан |
Көчләр саны | 150 000—200 000 |
Ил | |
Максат | Көрдстанның бәйсезлеге |
Җитәкче | Мәсгуть Барзани |
Пешмәргә оешмасының формаль җитәкчесе Гыйрак Көрдстанының президенты, ләкин Пешмәргә көчләре бик бүленгән һәм аерым төркемнәре Көрдстан Демократик фиркасе һәм Көрдстан Ватанпәрвәр Берлеге тарафыннан җитәкләнәләр, формаль рәвештә алар Көрдстан төбәге хөкүмәтенә буйсыналар.
Канун буенча Гыйрак гаскәренә Гыйрак Көрдстанына керү тыелган, шуңа күрә Пешмәргә Көрдләр Төбәгендә иминлек өчен җаваплы була.
2003 елда Гыйрак сугышы дәвамында Пешмәргә АКШ ягында Сәддам Хөсәен көчләренә каршы сугышта мөһим роль уйнаган. Әл-Кагыйдә террор оешмасына каршы сугышта катнаша.
2014 елдан Пешмәргә ИГИЛга каршы актив сугыша, Сүрия ватандашлар сугышында катнаша.
1890 елларда көрдләр бәйсезлеге өчен хәрәкәте барлыкка килгәннән соң, Пешмәргә оеша.
1920 елларда Госманлы империясе таркалганнан соң, Пешмәргә хәрәкәте зур үсеш ала.
Көрд язучысы һәм шагыйрь Ибраһим Әхмәд Пешмәргә атамасын уйлап таба.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Пешмәргә, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.