Панамада Ислам: Панамада азчылык дине

Панамада ислам (исп. Islam en Panamá, гарәп.

Pew тикшеренү үзәгенең 2009 ел өчен хисабы нигезендә, Панамада 24 000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (4,3 млн кеше, 2021 елга) 0,7 % ын тәшкил итә .

Панамада ислам
Дәүләт Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр Панама
Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр Панамада ислам Викиҗыентыкта
Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр
Бу мәкалә Ислам турында
Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр
Ислам мәдәни үзәге. Колон шәһәре
Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр
Колон мәчете манарасы
Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр
Ислам мәдәни үзәге. Читре шәһәре

Тарих

Беренче мөселманнар

1552 елда алтын приискаларында эшләү өчен испаннар тарафыннан Көнбатыш Африкадан алып киленгән мандинка халкы(ингл.) вәкилләре Панамада беренче мөселманнар булган . Ул вакытта мандинка халкы, нигездә, анимистлар һәм мөселманнар булган, һәм аларны кертү Испания законнары белән тыелган, әмма, шуңа да карамастан, әлеге канун бозылган. 1552 елда якынча 500 кешедән торган төркем Панаманың Атлантик океан яр буена килгән батып баручы корабтан качкан. Алар Байано(ингл.) (Вайно, Bayano, Vaino) исемле кешене колонизаторлар белән көрәштә лидер итеп сайлый. Алар хәзер Дарьен провинциясе буларак билгеле җирләрдә, Сан-Мигель култыгы, Сан-Блас утравы һәм Байано хөрмәтенә аталган Байано елгасы буенда урнашкан районнарда мөселман җәмгыяте һәм мәчетләр булдыралар. Колонизаторларга каршы беренче баш күтәрү 1548―1558 елларда , икенчесе 1579―1582 елларда була. Байано, сөйләшүләр башлау өчен, Панаманың колониаль губернаторы, испан конкистадоры Педро де Урсуа(ингл.) белән элемтәгә керә, әмма ул баш күтәрүчеләр лидерын уңышлы әсир итә, әүвәл Перу суды каршына, аннан Испаниягә җибәрә, Байано шунда үлә. Байано үлеменнән соң, Панамада ислам эзләрен бөтенләй юкка чыгару бара. Панамада калган мөселманнар белән нәрсә булып бетүе, аларның алдагы язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк.

Икенче дулкын

Икенче дулкын булып килгән мөселманнар дип, 1904–1913 елларда һәм, бигрәк тә, 1914 елда Панама каналы ачылганнан соң килгән һәм соңрак җирле хатын-кызларга өйләнгән ир-ат җенесеннән ялгыз мөһаҗирләр исәпләнә. 1929 елда Бомбейдан (Һиндстан) тагын бер төркем килә, соңрак ул төркем Панаманың пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнардан торган сөнни мөселман җәмгыятен формалаштыра. 1929―1948 елларда бу оешма (Панама мөселман миссиясе, Panama Muslim Mission) Панама-Ситида мәчет төзү кирәклеге турында идеяне башлап җибәрә. Гыйбадәт урыны яртылаш төзелеп бетә һәм бәйрәм намазларын уку өчен, шулай ук ислам нигезләрен өйрәнүче 25 ләп вест-индияле кара тәнле яңа мөселманнар өчен мәктәп буларак кулланылган.

Колонда тагын бер ислам җәмгыяте оеша, җитәкчеcе ― ямайкалы Бэзил Уст кан (Basil Ust kan). 1932 елда Панама-Ситида Шорт-стритта пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнардан торган мөселманнар җәмгыяте барлыкка килә. Алар 1963 елда җирле зиратта мөселман зираты булдыру өчен җир өлеше (участок) сатып ала. 1991 елда аерым урында мөселман зираты булдырылган.

1970-еллардан соң

1970-еллар уртасында «Ислам милләте хәрәкәте» йогынтысында булган һәм Абдул Ваһаб Джонсон (Abdul Wahab Johnson) һәм Сөләйман Джонсон (Suleyman Johnson) җитәкчелегендә җирле панамалылар Панама-Сити һәм Колонда сөнни ислам динен пропагандалый башлый. 1977 елда алар Колондагы гарәп сәүдәгәрләреннән 7-нче урамда һәм Колондагы Үзәк авенюда бина арендалау өчен финанс ала. Бу төркем, белем һәм ярдәм җитмәү сәбәпле, ахыр чиктә таркалган. 1965―1973 елларда пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнар балаларына Панама-Ситиның Үзәк авенюсындагы бинада ислам нигезләрен өйрәтә башлый. 1978 елда гыйбадәтләр өчен Перехил районындагы бинаны арендалый. 1982 елның 15 гыйнварында Колон шәһәрендә Ислам мәдәнияте үзәге (El Centro Cultural Islámico de Colón) төзелеп бетә. Әлеге бина төзелешен Ливиядә урнашкан Ислам дәгъват җәмгыяте (Islamic Call Society) һәм һиндстанлы җирле сәүдәгәр Саломон Бхикху (Salomon Bhikhu) финанслаган.

Мәчетләр

Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр  Тышкы рәсемнәр
Панамада Ислам: Тарих, Мәчетләр, Искәрмәләр  Панама-Сити җамигъ мәчете күренешләре.

Панамада беренче мәчет Әхмәдия мөселманнары җәмгыяте тарафыннан 1930 елда төзелә .

Панама-Ситида җамиг мәчете 1981 елда ачылган. Мәчет 500 гә кадәр дин тотучыны сыйдыра .

1997 елның мартына Панамада дүрт мәчет, 2019 елда барлыгы ун мәчет исәпләнә.

Панама мөселманнары Никарагуа мөселманнарына 1991 елда Сан-Хуан шәһәрендә беренче мәчетне төзүдә финанс ярдәме күрсәткән ..

Искәрмәләр

Tags:

Панамада Ислам ТарихПанамада Ислам МәчетләрПанамада Ислам ИскәрмәләрПанамада ИсламГарәп телеДинИспан телеМөселманПанама

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ЧәкчәкБәетТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеӘлфәт ЗакирҗановАйдар Юнысов (1987)Сергач районы1552 ел1870 елБаш битӘрхәрәйЭнҗе МөэминоваИнглиз телеЛилия БиктимероваИскәндәр НасыйровВолонгоСергей Антипов (1949)Ультрашәмәхә нурланышAwraziä İqtisadi BerlegeБөекбританияФикрәт ТабиевАкман (Күгәрчен районы)Җәүдәт СөләймановХалык сәламәтлелеге1932 елТапшырылмаган хатлар (мәгънәләр)Икътисади либерализм2018 елМөхәммәт Йосыф (1954)Күгәрчен районы1989 елТатар теле диалектларыТөшенчәФән ВәлиәхмәтовВьет телеКолхоз правдасыWikidataАндрей БочковГабдулла (исем)Чишмә (станция)Ләбиб ЛеронПлен-Сельв (Жиронда)Алинә КәримоваХалыкара хатын-кызлар көнеШвецияПодкастСарытауШиңгәккүл (станция)Тупас җәрәхәтИльяс Кудашев-АшказарскийПатшалык (биология)25 ноябрь1975 елҖырлыйк әле2017 елЯпонияМэриленд(19657) 1999 RE123Зилаер районы татар авылларыДәүләтша утарыЙолдыз МиңнуллинаҺетеросексуальлекПьер ЭдельӘмирхан ЕникиЭджворт (Пенсильвания)ЭнциклопедияKnarik Vardanän🡆 More