Николай Алешков, Николай Петр улы Алешков, рус. Алешков Николай Петрович (26.06.1945) — язучы, Россия язучылары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, «Аргамак.
Татарстан (журнал)">Аргамак. Татарстан» журналының баш мөхәррире (2009), Эдуард Касыймов премиясе (1989), Гавриил Державин премиясе (2005) лауреаты. КамАЗ төзелеше алдынгысы (1978). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984).
Николай Алешков | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Николай Петрович Алешков |
Туу датасы: | 26 июнь 1945 (78 яшь) |
Туу урыны: | ТАССР Чаллы районы Орловка авылы |
Милләт: | рус |
Ватандашлык: | ССРБ→ Русия |
Эшчәнлек төре: | язучы, мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1970-хәзергәчә |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь, поэма |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | 1970 |
Премияләр: | Державин премиясе (2005) |
Бүләкләр: | |
Яшәү җире | Чулман проспекты, Чаллы |
1945 елның 26 июнендә ТАССР Чаллы районы Орловка авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәре эчендәге бистә) биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе — авыл тимерчесе Алешков Пётр Фёдорович фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Каты яраланып, 1943 елда Орловкага кайта һәм сугыштан соңгы 6 елда авыл шурасы рәисе булып эшли, соңыннан тимерче хезмәтенә кайта. Әнисе — Алешкова Марина Лаврентьевна, гади крестьянка. Н. Алешков Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый башлый (тәмамламый). Мәскәүдә, читтән торып А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын (Николай Сидоренко семинары) тәмамлаган (1982).
3 ел Мәскәү өлкәсендә һава һөҗүменә каршы тору хәрби бүлгесендә хезмәт итә.
12-13 яшеннән яза башлый. Казан, Мәскәү һәм Чаллыда нәшер ителгән шигырь китаплары авторы. Шигырьләрендә сугыштан соңгы балачагын, Идел һәм Чулман табигатенең матурлыгын тасвирлый.
КамАЗ заводы турында бернинди күләмле әсәр язмаса да, озак еллар аны «КамАЗ шагыйре» дип йөртәләр. Киресенчә, ул табигате буенча, тумышы белән КамАЗны кабул итми, кече Ватаны — туган авылы Орловканың, якташларының язмышлары өчен борчыла, шигырьләрен шуңа багышлый. Аның башлангыч лирикасында авылның киләчәге өчен борчылу, цивилизациянең, техник прогрессның, шәһәрнең авылны, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен, матур, чиста табигатен җимерүенә ачыну бар. Иҗаты темасы буенча рус шагыйре Сергей Есенин иҗаты белән якыная.
Бу нишләвең, әйт, елга, Чыпчык тезеннән суың да – Н. Алешков |
Соңрак язылган шигырьләрендә шәһәрнең бастырып килүе, аның якташлары язмышын үзгәртүе белән килешү мотивлары бар.
Яр буена туктап, гүя җилкән киергән, Баскычтан ук шәһәр башлана. Н. Алешков |
Татар (Хәсән Туфан, Газиз Кашапов, Разил Вәлиев һ.б.), башкорт, чуаш, әрмән шагыйрьләре әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Рус шагыйрьләре Михаил Лермонтов, Сергей Есенин, Николай Рубцовка багышланган шигырь юллары бар.
1982 елда Чаллыга килгәч: «Чаллыда кем иң атаклы шагыйрь?» - дип сорадым. Миңа: «Николай Алешков»,- дип әйттеләр. Мин шунда ук аның белән танышырга киттем. Аннан соң 32 ел үткән, ә беренче санлы шагыйрь титулы һаман да аңда |
Шигырьләре һәм публицистик әсәрләре, 1970 елдан башлап, «Новый мир», «Волга», «Студенческий меридиан», «Идел», «Аргамак», «Наш современник», «День и Ночь», «Подъём» (Воронеж), «Немига литературная» (Беларус), «Простор» (Казакъстан) журналларында, әдәби әлманахлар: «Поэзия», «Истоки» («Молодая гвардия» нәшрияты), «Сихоте–Олимп» (Ерак Көнчыгыш), «Арина» (Түбән Новгород), «Коростель», атналык газеталар: «Литературная Россия», «Пульс» (Болгария), Татарстан, Орёл, Кострома газеталарында басыла.
Китаплары | ||
---|---|---|
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Николай Алешков, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.