Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Карима Тинчурина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.694864°, 52.312722°.
Озынлык | 0,43 km |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Район | Комсомол районы |
Кисеп үтә | Габдулла Тукай яр буе урамы һәм Муса Җәлил праспикте |
Яңартылган Кәрим Тинчурин бульвары 2017 елның ноябрендә ачыла. Үзгәртеп коруга 60 млн сум акча тотыла (шуның 22 млн ы федераль бюджеттан, 37 млн ы республика бюджетыннан). Яңарту проектының авторлары — Чаллы архитекторлары Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева. Бульварны бизәүнең төп темасы — театр. Бульварда Кәрим Тинчурин әсәрләре каһарманнарының силуэтлары урнаштырылган, күләгә театры фигуралары граффитилары ясалган (рәссамнар Марат Билялов һәм Татьяна Спиридонова) .
Яр Чаллы шәһәренең (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсе 10нчы комплексында, Мәләкәс елгасы агымына аркылы урнашкан урам. Габдулла Тукай яр буе урамы белән киселештә башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвардан проспект аша турыга Муса Җәлил мемориалына узарга мөмкин.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (Яр Чаллы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.