Хәмәл йолдызлыгы (гарәп.
Аның эченә 2 нче дәрәҗә зурлыктагыннан яктырак йолдызлар керми.
Хәмәл | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Aries (иял. к.: Arietis) |
Кыскартма | Ari |
Нигез | сарык |
Туры калкулык | 1сәг 40мин тан 3сәг 22мин кача |
Авышлык | +9° 55′ тан +30° 40′ кача |
Мәйдан | 441 кв. градус (39 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
|
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −59° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь. | |
Гадәттә, Кояш 19 апрельдән 13 майга кадәр Хәмәл йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары көзен. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Йолдызлыкның өч төп йолдызы — α, β һәм γ Өчпочмак йолдызлыгыннан төньякта урнашалар.
Хәмәл α — Хәмәл (гарәп. راس الحمل — «бәрәннең башы»), йолдызлыкның +2,0m йолдызча зурлыктагы иң якты йолдыз.
Хәмәл β — Шәрәтан (гарәп. الشرطان — «ике ишарә» — элек Хәмәл γ йолдызы белән язгы көн белән төн тигезлеге билгеләде; кучкарның икенче (төньяк) мөгезе), +2,66m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, Җирдән 59,6 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Хәмәл γ — Мезартим (элек язгы көн белән төн тигезлеге ноктасына иң якын булган йолдыз булуы сәбәпле «Хәмәлнең беренче йолдызы» дип атады), +4,7m йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз, Җирдән 204 яктылык елы ераклыкта урнаша. Йолдыз системасы әгъзалары — Хәмәл γ² һәм Хәмәл γ¹ — +4,75m һәм +4,83m йолдызча зурлыктагы ак йолдызлар, аларның әйләнеп чыгу периоды 5000 елдан артык, бу ике йолдыз тирәсендә исә системаның өченче әгъзасы +9,6m йолдызча зурлыктагы Хәмәл γ C йолдызы әйләнә. Йолдызның икеле булуыны 1664 елда Роберт Гук телескоп аша күреп ачты.
Борынгы греклар карашлары буенча Хәмәл йолдызлыгы — алтын йонлы очучы кучкар Крий катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Κριός сүзене гарәп теленә «хәмәл» сүзе белән тәрҗемә иткән. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кучкар йолдызлыгы исеме да куллана.
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кучкар йолдызлыгы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.