Индус Шәкүров, Индус Шәкүр улы Шәкүров (1935 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Ворошилов районы, Мерәс ― 1996 елның 26 сентябре, РФ, ТР, Яр Чаллы) — легендар табиб (хирург), Татарстан АССРның атказанган табибы (1975).
Индус Шәкүров | |
---|---|
Туган телдә исем | Индус Шәкүр улы Шәкүров |
Туган | 4 август 1935 СССР, РСФСР, ТАССР Ворошилов районы Мерәс |
Үлгән | 26 сентябрь 1996 (61 яшь) РФ, ТР, Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб |
Җефет | Мәдинә, табибә |
Балалар | кызы Фирая, табибә; улы Фердинанд, инженер. |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
1935 елның 4 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Мерәс авылында туган. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Минзәлә медицина укуханәсен (кызыл дипломга), Казан дәүләт медицина институтының (КДМИ) хирургия бүлеген тәмамлаган.
Индус Шәкүр улы йөзләрчә, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калды, гомерен озайтты, чирен җиңеләйтте. Дөрес диагноз куюы белән дан алгач, «аның бармаклары күрә икән» дигән легенда туа, үзара сөйләшкәндә, кешеләр «хирург от Бога», «профессор» дип әйтәләр. Урыссу хастаханәсендә эшләгәндә инде аның оста табиб даны еракларга тарала. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Сембер, Ырынбур, Самара өлкәләреннән дә Урыссуга йөзләгән пациент килә. Чаллыда эшли башлагач, ССРБның төрле республикаларыннан килә башлыйлар, ул бер кешене дә кире бормый.
Индус Шәкүр улы, үзе каты авырый башлагач, Америкага барып операция ясата, ләкин савыгып бетә алмый, 1996 елда вафат була. Бу Яр Чаллы өчен генә түгел, янәшә-тирә өлкәләр өчен дә зур югалту була. Үзенең терелмәс авыру икәнен белгәч тә, операцияләр ясавын дәвам итә. Иртәнге 9 дан көндезге 14 сәгатькә кадәр, аяк өсте, көн дә 5-6 операция ясый. Соңгы операцияләрен инде утырып ясый башлый.
Ул минем иремне машина җыйган кебек яңадан сүтеп җыйды. Аның йөк машинасы таптап чәрдәкләнгән гәүдәсенә ике ел дәвамында 5 мәртәбә операция ясап, яңадан кеше итте. Бүгенге көндә ирем эшли. Әгәр шулай яраса, мин аңа (табибка) үз гомеремне дә жәлләмәс идем. |
Хастаханәдә палата саннарын, бигрәк тә операция ясалучы бүлмә саннарын 13 саны белән тамгалауга каршы булган, «трискаидекафобия (13 саныннан курку чире) булмаса, авырулар тизрәк савыга», дигән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Индус Шәкүров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.