Ильяс Галимов, Ильяс Самат улы Галимов (1976 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы — 2020 елның 3 июне, РФ, ТР, Әлмәт) — спортчы (көрәш, 100 килограммнан авыр үлчәүдә), спорт хөкемдары, тренер, 2015 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы.
2017 елда «Татарстанның Ел спортчысы». Россиянең спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры.
Ильяс Самат улы Галимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ильяс Самат улы Галимов |
Туган | 2 ноябрь 1976 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы |
Үлгән | 3 июнь 2020 (43 яшь) РФ, ТР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | билбаулы көрәш |
Җефет | Алсу |
Балалар | Иллария , Ильзира |
Бүләк һәм премияләре | Дөнья чемпионының алтын медале РФ чемпионының алтын медале ТР чемпионының алтын медале |
Сайт | ilyasgalimov1976. |
1976 елның 2 ноябрендә Лениногорски районында туган, балачагы әнисе яңадан кияүгә чыккан Чирмешән районы Туймәт авылында узган. Әтисе (үги әтисе) колхозчы, әнисе укытучы була.
Көрәш белән Чистай совхоз-техникумында укыганда, 17 яшендә шөгыльләнә башлаган, 4-5 елдан яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Аны көрәш буенча тренер Әдип Нуруллин чакырып ала. Техник ягын да Нуруллин куя.
2007 елларда Чирмешән районына тренер булып кайта, Чирмешәндә эшли. Әлмәткә күчкәч, билбаулы көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый. Әлмәт Сабантуеның 12 тапкыр, Чирмешән районының 4 тапкыр, Чистай районының 1 тапкыр абсолют батыры була.
И. С. Галимов күп тапкырлар Казан, Самар (беренче тапкыр 1998 елда, абсолют батырга фатир бирелә), Тольятти, Ижау, Киров һәм Татарстан районнары Сабантуйларында батыр кала. Спорт карьерасы эчендә сабантуйларда 50 автомобиль яулый. Көрәш буенча 7 тапкыр Татарстан чемпионы була, 9 тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулый, 1997 елдан 2017 елга кадәр көрәш буенча иң өлкән ярышларның берсе — Муса Җәлил исемендәге турнирда 9 тапкыр җиңүче титулын яулый. Тренеры — Салават Йосыпов.
Казан (Идел буе) федераль университетының магистратурасын тәмамлаган (2009).
Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алыша. 2017 елда көрәшче карьерасын туктатып, Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясендә балалар белән эшли, Әлмәтнең көрәш буенча баш тренеры (уңыш казанган шәкерте — Марат Кәримов һ. б.), район башлыгының татарча көрәш буенча киңәшчесе, Республика ярышларында хөкемдар була, бизнес белән шөгыльләнә.
2020 елның 3 июнендә пневмония (коронавирус?) белән авырып, вафат булган. Туган ягы Чирмешән районы Туймәт авылында җирләнгән.
2021 елда билбаулы көрәш ярышларында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия булдырылган. Әлеге премия «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры финалы алышларында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә. Лаек булган көрәшчегә махсус статуэтка һәм 30 мең күләмендә премия бирелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ильяс Галимов (1976), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.