Илгиз Кәримов

Илгиз Кәримов, Илгиз Мостафа улы Кәримов (1942 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чишмә районы, Келәш — 2019 елның 14 марты, РФ, Мәскәү ) — язучы, тәрҗемәче.

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан). Мостай Кәрим исемендәге фондны нигезләүче, шагыйрь әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче, аның тулы академик җыентыгын төзүчеләрнең берсе.

Илгиз Кәримов
Илгиз Кәримов
Тугач бирелгән исеме: Илгиз Мостафа улы Кәримов
Туу датасы: 10 гыйнвар 1942(1942-01-10)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Чишмә районы, Келәш
Үлем датасы: 14 март 2019(2019-03-14) (77 яшь)
Үлем урыны: РФ, Мәскәү
Ватандашлык: ССРБИлгиз Кәримов ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы, тәрҗемәче
Юнәлеш: публицистика, тәрҗемә
Жанр: эссе, мәкалә, сценарий
Иҗат итү теле: рус теле

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 10 гыйнварында БАССР Чишмә районы Келәш авылында шагыйрь Мостай Кәрим белән укытучы Рауза Суфиян кызы Сәүбанова гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышыннан кайткан әтисе белән Уфага күченгәч, 1нче санлы татар балалар бакчасына йөри, 2нче санлы мәктәптә укый. Флотта эшли. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган (1967). 1972 елдан ССРБ министрлар шурасы каршындагы дәүләт телевидение һәм радио комитетында эшли. Бер үк вакытта, 1973 елдан ВЛКСМ ҮК органы булган «Молодой коммунист» журналының бүлек мөдире вазифасында. 19741977 елларда «Литературная Россия» гәҗитенең әдәби хезмәткәре, бүлек мөдире булып тора. 19972005 елларда «Оракул» журналының хезмәткәре (2002 елдан бүлек мөдире). 2013 елда туганнары, Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостафа кызы Кәримова (фонд директоры) һәм шагыйрьнең оныгы Тимербулат Олег улы Кәримов (фонд учредителе) белән «Мостай Кәрим исемендәге фонд»ны оештыра. Фондның эшчәнлеге Мостай Кәримнең һәм аның замандашлары — Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев һ. б. иҗаты белән таныштыруга юнәлтелгән.

2019 елның 14 мартында Мәскәүдә вафат. Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәре Волков зиратында җирләнгән.

Әдәби эшчәнлеге

Күпсанлы публицистик мәкалә, әдәби эссе авторы. Төрле театрлар (мәсәлән, Уфаның рус академия драма театры, Милли яшьләр театры, Курчак театры) өчен проза әсәрләрен сәхнәләштерә. Мостай Кәрим, Давыт Көгелтинов(рус.), Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев(рус.) шигырьләрен туплап, «Мин — россияле» китабын бастыра (2007).

Тәрҗемәче

Иң беренче русчага тәрҗемә иткән авторы — Гариф Ахунов. Әлеге тәрҗемә китап булып басылгач, Нәзифә Кәримова китапны Мостай Кәримгә күрсәтә. Мостай Кәримгә тәрҗемә ошый һәм Илгизгә үзенең «Озын-озак балачак» әсәрен тәрҗемә итеп карарга тәкъдим итә. Аннары Мостай Кәримнең барлык прозасын («Авыл адвокатлары», «Ярлыкау», «Гомер мизгелләре» һ. б.), публицистикасын һәм күпчелек драма әсәрен тәрҗемә итә. Шулай ук Әхияр Хәкимовның «Думбра чыңы» тарихи романын (1986), Таһир Таһировның «Буранлы өч көн» китабына кергән повесть һәм хикәяләрен, күп кенә татар, чуаш, балкар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Нәзифә Кәримованың әсәрен русчага тәрҗемә иткән (рус. Гадальщики). Башкорт халык әкиятләрен тәрҗемә итә. Әтисенең шигъри әсәрләрен тәрҗемә итәргә алынмый.

Илгиз Кәримов  Минем ныклы ышануым буенча, шигърият тәрҗемә ителми. Никадәр генә шәп тәрҗемә булса да, ул оригиналдан нык аерыла
Илгиз Кәримов
Илгиз Кәримов 

Гаиләсе

Хатыны Нәзифә Кәримова, язучы һәм журналист. 1970 елда өйләнешкәннәр. Кызы Айгөл (1971), улы Нияз — журналистлыкка укыганнар.

Әдәбият

  1. Нәзифә Кәримова. «Күкрәгемнән кошлар очырам». «Сөембикә», 2019 ел, сентябрь, 32-34нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Илгиз Кәримов Тәрҗемәи хәлеИлгиз Кәримов Әдәби эшчәнлегеИлгиз Кәримов ГаиләсеИлгиз Кәримов ӘдәбиятИлгиз Кәримов СылтамаларИлгиз Кәримов ИскәрмәләрИлгиз Кәримов10 гыйнвар14 март1942 ел1982 ел2019 елБАССРКеләшМостай КәримМәскәүРСФСРРФССРБССРБ язучылар берлегеЧишмә районы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Рәвеш (сүз төркеме)Казанның истәлекле урыннарыӘхнәф ЗиякаевЧишмә (станция)Татар теленең аңлатмалы сүзлегеБеренче май (бәйрәм)2024 елӘзһәр ШакировҖаек (шәһәр)Саҗидә Сөләйманова премиясеTelegramТупас җәрәхәтЗаһидулла ЯруллинМиңнекәевРәдиф КашаповЛим Ки-йонгОперацион системаИделИлТверьВикимедиа проектларыКлара ХәйретдиноваКазан шәһәренең музей комплексыТатмедиаСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеВикиханәМөхәммәт ХәмзинКүренмә нурланышКарина ЭвнБразилияТатар телеСергач районыДанила КашинТатарларWikidataЭстония гражданнары булмаганнарҮзбәкстанКазтрансстройКраньHD169467Минтимер ШәймиевӘфләтүнМәккәРәшит ӘхмәтҗановГрибанАйрат ХәмитовITPRIPL1Харис ЯкуповБөтендөнья пәрәвезеЧуенчы-ЧупанЭлектр каршылыгыPedru KabralТулаем эчке продуктTatar teleФикрәт ТабиевТатар халкының милли бәйрәмнәреАКШТөшенчәİlon MaskЗөлфәт ХәкимРиторикаМаксим ГромовБорынгы грек телеЗаһир ИсәнчуринБөтендөнья сәламәтлек оешмасыФоат Әбүбәкеров🡆 More