Ибн Халдун (гар.
Ибн Халдун | |
---|---|
Туган телдә исем | Әбү Зәйд Габдеррахман ибн Мөхәммәт ибн Халдун әл-Хадрами |
Туган | 27 май 1332 Тунис |
Үлгән | 17 март 1406 (73 яшь) Каһирә |
Милләт | гарәп |
Әлма-матер | Әз-Зитунә университеты[d] |
Һөнәре | фәлсәфәче, тарихчы |
Тунис шәһәрендә туа. Ата-анасы чыгышлары буенча Андалусиядән. Ибн Халдун Туниста иң яхшы укытучылардан белем алу мөмкинчелегенә ия була. Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешә, хәдисләр өйрәнә, хокук белемен, гарәп теле грамматикасын, пиитикасын үзләштерә. Ул шулай ук математика, мантыйк (логика), табибчылык (медицина) белән дә таныша. 17 яшендә ата-анасын югалта. 20 яшендә ул Тунис идарәчесенә хезмәткә урнаша. Аның вазыйфасы каллиграфик язу белән рәсми әмерләрне теркәүдән гыйбарәт була. Үз тормышы дәверендә ул төрле идарәчеләргә хезмәт итәргә мәҗбүр була. 1384 елда ул Мисыр солтаны чакыруы буенча Мисырның баш казые һәм профессор буларак эшли башлый. 1406 елда Каһирәдә вафат була.
Тарихчы буларак танылган. Төп әсәре – "Мөкаддимә" ("Кереш сүз"). Олуг галим Бартольд үзенең хезмәтләрендә Ибн-Хәлдүн хакында болай дип яза: «Ибн-Хәлдүн бары тик Ислам тарихында гына түгел, хәтта бөтен дөнья тарихында тарих фәлсәфәсенең иң бөек заты, социология кебек фәнгә нигез ташы салучы», дип бәһали.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ибн Халдун, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.