Вилинбахов Георгий Вадимович (13 апрель 1949, Ленинград, РСФСР, ССРБ) — ССРБ һәм Россия тарихчысы, рус мәдәнияте тарихы, хәрби тарих һәм геральдика буенча белгеч.
Тарих фәннәре докторы. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе — дәүләт герольдмейстеры; фәнни эшләр буенча Дәүләт Эрмитажы директор урынбасары.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | СССР Россия |
Туу датасы | 13 апрель 1949 (75 яшь) |
Туу урыны | Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Туган тел | рус теле |
Һөнәр төре | һиральдис |
Эшчәнлек өлкәсе | тарих |
Эш урыны | Эрмитаж-Казан[d] |
Әлма-матер | Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d] |
Академик дәрәҗә | тарих фәннәре докторы[d] |
Укытучылары | Глинка, Владислав Михайлович[d] |
Әгъзалык | Королевская академия словесности, истории и антиквариата[d] |
Бүләкләр | |
Кызыксынулары | тарих һәм геральдика[d] |
Георгий Вилинбахов Викиҗыентыкта |
Георгий Вадимович Вилинбахов 1949 елның 13 апрелендә Вилинбахов (Вилинбахов) рус дворяннары нәселе гаиләсендә туган һәм ун икенче буын вәкиле булып тора. Әтисе — Вилинбахов Вадим Борисович (1924-1982), тарихчы һәм уфолог, әнисе — Вера Николаевна, химия-технология институты кафедрасы мөдире.
Вилинбахов фамилиясе Иван Грозный вакытында (башка мәгълүматлар буенча — XVII гасыр башында) Россиягә килгән Филипп Виленбахнан башлана, ул «хезмәтләре өчен» 1628—29 елларда Ярославль өязендә поместьелар белән бүләкләнә. Вилинбахов ыруы Ярославль һәм Витебск губерналарның шәҗәрә китапларының VI өлешендә теркәлгән.
Тумыштан мирза буларак, Георгий Вилинбахов шәхси гербка ия (аның төсле сурәте 50-яшьлек юбилеена бүләк ителә). Шәхси герб Вилинбаховның мирза ыруы гербыннан гыйбарәт, ул герб хужасы лаек булган дәүләт наградалары һәм «Братцы» девизы белән тулыландырылган.
1969 елдан Дәүләт Эрмитажында эшли, 1970 елдан — байраклар һәм хәрби геральдика коллекцияләрен саклаучы.
1971 елда Ленинград дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 1982 елда «Государственная геральдика России конца XVII — первой четверти XVIII вв.: к вопросам формирования идеологии абсолютизма в России» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1992 елның авгусында фәнни эшләр буенча Дәүләт Эрмитажы директоры урынбасары итеп тәгаенләнә.
1992 елның 20 февраленнән — Россия Федерациясенең геральдика хезмәте начальнигы.
1992 елның 22 декабреннән 1994 елга кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт архив хезмәтенең геральдика идаралыгы начальнигы.
1994 елның 25 июленнән 1999 елга кадәр — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт герольдиясе җитәкчесе — дәүләт герольдмейстеры.
1994 елның 7 ноябреннән — Федераль Җыен палаталары тарафыннан «Россия Федерациясе дәүләт символлары турында» федераль конституция законы проектын карауда Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле.
1995 елның 19 сентябреннән — Ватанның истәлекле хәрби тарихы вакигалары һәм ветераннар эше буенча чаралар әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзасы.
1997 елның 2 апреленнән — Россия императоры Николай ІІ һәм аның гаиләсе әгъзаларының кәүдәләрен тикшерү һәм яңадан күчереп җирләү мәсьәләләрен өйрәнү комиссиясе әгъзасы
1997 елның 7 апреленнән — Федераль Җыен палаталары тарафыннан «Россия Федерациясе Дәүләт флагы, Дәүләт гимны һәм Дәүләт гербы турында» федераль конституция законы проектын карауда Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле.
1997 елның 5 ноябрендә герольдия җитәкчесе вазифасы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең югары вазыйфалары исемлегенә индерелә.
1999 елның 29 июненән — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика Советы рәисе— дәүләт герольдмейстеры. 2004 елның 26 августында бу вазыйфага тагын раслана.
2000 елның 26 сентябреннән — Санкт-Петербург шәһәренә нигез салынуның 300-еллыгына әзерлек буенча Дәүләт комиссиясе әгъзасы
2001 елның 27 июленнән — ЕврАзЭС символикасын эшләү буенча Россия Федерациясенә дәүләтара эшче төркем әгъзасы.
2001 елның 11 октябреннән — Россия Федерациясе дәүләт символикасын популярлаштыруга кагылган тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче күч әгъзасы.
2003 елның 22 апреленнән — Россия Федерациясе Федераль Җыен палаталары тарафыннан «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре байрагы, Хәрби-Диңгез Флоты байрагы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең башка төр байраклары һәм башка гаскәрләр байраклары турында“ Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль канун проектын карауда Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле.
2003 елда тарих фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгьва итеп, «Государственная геральдика в России: теория и практика» темасына диссертация яклый (РФА Санкт-Петербург тарих институты, 2003, оппоненты академик, тарих фәннәре докторы В.Л. Янин, тарих фәннәре докторлары С.В.Мироненко һәм Л.Е.Шепелев).
2004 елның 4 февраленнән — Дания короллегенә Санкт-Петербург Петропавловск соборына Император Александр III тол хатыны императрица Мария Федоровнаның кәүдәсен күчерү һәм җирләү тантанасын оештыру буенча Ведомствоара эшче төркеменең җаваплы секретаре.
2005 елның 30 декабреннән — атамалар буенча Санкт-Петербург ведомство-ара комиссия әгъзасы (Топонимия комиссиясе).
2010 елның 2 февраленнән — Россия Федерациясе Президенты казак эшләре буенча советы әгъзасы.
Дәүләт символлары турында канун проектын эшләүдә катнаша. Россия Федерациясенең дәүләт геральдик регистрын алып бару буенча эшне һәм берничә министрлыкта һәм ведомстволарда геральдика хезмәтен булдыруны оештыра.
Рус мәдәният тарихы, хәрби тарих һәм геральдика буенча 150-нән артык басмасы бар.
Мавыгулары: сугышчы уеннары, сигара яки көпшә тарту.
Рус мәдәнияте тарихы, Петербург тарихы курсы, шулай ук Тарту университетында һәм А. И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтында ярдәмче тарих дисциплиналары буенча лекцияләр укый. Санкт-Петербург дәүләт университетында геральдика курсы буенча лекцияләр укый һәм профессор дәрәҗәсендә А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург нәфис-сәнәгать академиясенең сәнәгать графикасы кафедрасында геральдика бүлеге җитәкчесе була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Георгий Вилинбахов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.