Ганада ислам (ингл. Islam in Ghana, гарәп.
Ганада ислам | |
Дәүләт | Гана |
---|---|
Ганада ислам Викиҗыентыкта |
Хәзерге Гана территориясендә ислам 1390-елларда барлыкка килгән . Урта гасырларда Ислам таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре белән сәүдә элемтәләренә бәйле. XV гасырдан ислам илнең төньяк өлешендә тарала башлый.
XIX гасыр башында мөселманнар саны Нигериянең төньягыннан күчеп килгән мөселман качаклар хисабына арткан.
1970-еллардан Африкада исламизм таралуга карамастан, Ганада мөселманнар һәм христианнарның үзара тыныч яшәеше сакланып кала.
2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Гана Республикасында ил халкының (31 млн кеше, 2020 елга, бәяләү) 17 ― 25 % ы ― мөселманнар. Мөселман җәмәгатьчелеге илдә мөселманнарның саны 30 % тәшкил итә, дип раслый.
Гана мөселманнарының 51 % ы ― Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр, Шәфигый мәзһәбе вәкилләре дә бар. Мөселманнарның 16 % ы ― Әхмәдия мөселманнары (Ганада 1926 елдан яшәп килә) һәм 6 ― 8 % ы ― шигыйлар һәм ваһһабилар.
Мөселманнар күбесенчә илнең төньягында яши. Ислам фульбе, гурма, хауса, лоби, буса, вала, дагомба, мампруси этник төркемнәре арасында киң таралган.
Шигый исламы тиз таралу 1980-елларда илгә Ливан сәүдәгәрләре килеп җитүгә бәйле .
Гана мөселманнары арасында Суфичылык аз таралган булса да, биредә Тиҗания һәм Кадыйрия тәрикатьләре вәкилләре бар.
Ганада эшләүче Мөселман советы (Muslim Council of Ghana) мөселманнарга дини һәм социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук Мәккәгә хаҗ оештыра.
Ил хөкүмәте мөселманнарга Рамазан аенда ярдәм күрсәтә .
Мөселман халкы күп булган районнар һәм шәһәрләрдә башлангыч һәм урта дини белем алырга тәкъдим итүче ислам яки гарәп мәктәпләре эшли.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ганада ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.