Галина Золотова (4 август 1924 ел) — совет һәм Россия тел белгече, югары мәктәп укытучысы.
Филология фәннәре докторы (1971), профессор. Стокгольм университетының мактаулы докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Чехия, Франция һәм Болгария гыйльми оешмаларының мактаулы әгъзасы.
Галина Золотова | |
---|---|
Туган | 4 август 1924 Житомир, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР яки Мәскәү, СССР |
Үлгән | 2 июль 2020 (95 яшь) Мәскәү, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d] |
Һөнәре | телбелгеч, синтаксист, университет профессоры |
Эш бирүче | РФА В.В. Виноградов исемендәге урыс теле институты |
Җефет | Золотов, Юрий Константинович[d] |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Галина Александровна Золотова 1924 елның 4 августында Мәскәүдә туган. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының рус теле кафедрасы профессоры, Россия Фәннәр академиясенең В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, күренекле галим һәм укытучы.
1954 елда Галина Золотова академик В. В. Виноградов җитәкчелегендә «Глагольные словосочетания и их типы в современном русском литературном языке» темасына кандидатлык диссертациясе, ә 1971 елда — «Очерк функционального синтаксиса современного русского языка» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Галим хәзерге заманның фәндә тел турында үзләренең шәхси юнәлешен булдырган бик сирәк күренекле лингвистлар исәбенә керә. Бу — тикшеренүләренең үзәгенә сөйләүче шәхесне куйган коммуникатив грамматика.
Галина Александровна озак вакытлар М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында мөгаллимлек итә. Аның укучылары төрле илләрнең славистика һәм рус теле кафедраларында укыта.
Аның җитәкчелегендә 20-нән артык кандидатлык диссертациясе язылган. Факультетта Г. А. Золотова мәктәбе актив һәм нәтиҗәле эшли.
рус теленең функциональ синтаксисы һәм грамматикасы, семантика, стилистика, матур әдәбият теле.
Г. А. Золотова фәнни эшләре фикер тирәнлеге, язу төзеклеге, конкрет тел материалын нечкә анализлавы белән аерылып торалар. Г. А. Золотова 230 дан артык фәнни хезмәт бастырган, шулар арасында мәкаләләр, китаплар, сүзлек, дәреслекләр.
230 дан артык хезмәт авторы, шул исәптән:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Галина Золотова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.