Виктор Фёдорович Семёнов (1896 елның 28 апреле, Казан — 1973 елның 11 марты, Мәскәү) — совет тарихчысы, Көнбатыш Аурупаның иҗтимагый-сәяси тарихы буенча белгеч.
Тарих фәннәре докторы (1941), В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институты профессоры.
Виктор Семёнов | |
---|---|
Туган | 28 апрель 1896 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 11 март 1973 (76 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | тарихчы, университет профессоры |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Виктор Семёнов 1896 елның 28 апрелендә Казанда туа. 1917 елда Сембер рухи семинариясен, 1921 елда Казан университетын тәмамлый. 1924—1929 елларда Беренче Мәскәү дәүләт университеты каршындагы эш факультетында тарих укытучысы булып эшли, бер үк вакытта РАНИОН Тарих институты аспирантурасында укый. Марксизм-ленинизм институты хезмәткәре (1929—1943), К. Маркс һәм Ф. Энгельс иншаларының беренче басмасының 10-12 һәм 26 томы тәрҗемәләрен төзәтү һәм бастыруга әзерлек буенча эш башкарган.
1935 елдан К. Либкнехт исемендәге Мәскәү индустриаль-педагогика институтында, ә аннары В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтында (МДПИ) укыта. «XVI гасыр Англиядә крестьян хәрәкәтләре һәм огораживание» докторлык диссертациясен яклый. 1945 елдан башлап МДПИның Урта гасырлар (Борынгы дөнья һәм урта гасырлар) тарихы кафедрасын җитәкли, тарих факультеты деканы (1945—1948).
ССРБ Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгы каршындагы гасыр тарихы буенча эксперт комиссиясе, ССРБ Мәгариф министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет, ССРБ Мәгариф министрлыгы каршындагы югары уку йортының укыту-педагогик һәм тарихи комиссиясе әгъзасы.
Урта гасыр һәм иртә яңа чор тарихы буенча уку һәм укыту-методик кулланмалар авторы. XVI—XVII гасырларда Англиянең социаль-икътисади тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Виктор Семёнов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.