Василий Халев

Василий Халев, Василий Дмитрий улы Халёв (рус. Халёв Василий Дмитриевич) (1913 елның 14 гыйнвары, Казан — 1944 елның 2 июле, ССРБ, Беларус ССР, Витебск өлкәсе, Полоцк) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган яугир, Т-34 танкы командиры, кече лейтенант.

Советлар Берлеге Каһарманы (1945 елның 24 марты, вафатыннан соң).

Василий Халев
Василий Халев
Туу датасы 14 гыйнвар 1913(1913-01-14)
Туу урыны Казан губернасы, Казан
Үлем датасы 2 июль 1944(1944-07-02) (31 яшь)
Үлем урыны ССРБ Беларус ССР, Витебск өлкәсе, Полоцк
Иялек Русия империясеВасилий Халев Русия империясе
РСФСРВасилий Халев РСФСР
ССРБВасилий Халев ССРБ
Гаскәр төре Танк гаскәрләре танк гаскәрләре
Дәрәҗә Калып:ССРБ, кече лейтенант
Җитәкчелек иткән танк командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены
[[commons:Category:Василий Халев Vasily Khalev Викиҗыентыкта|Василий Халев]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Василий Халев 
В.Д. Халев Казанда укыган вакытта

1913 елның 14 гыйнварында Казанда (вариант: хәзерге Мари Ил Мари-Төрек районы Мариец (Шора) авылы) эшче гаиләсендә туган. Башлангыч белем алган. 1935-1937 елларда Кызыл гаскәрдә хезмәт иткән. Армиядән соң Әләски авылында (1965 елдан бистә) яши һәм эшли. 1940 елдан башлап Бөек Ватан сугышы башланганчы Казанда башта пехота, аннары танк укуханәсендә өстәмә хәрби хезмәттә була. 1941 елның июненнән фронтта. 1944 елда әфисәр-танкистларның фронт курсларын тәмамлый. 1нче Балтыйк буе фронты 6нчы гвардия армиясе 23нче гвардия укчы корпусының 47нче аерым утсибәр полкында Т-34 утсибәр танкы (ОТ-34) командиры. Әлеге төр танкта конструкторлар туптан аста пулемет урынына дарылы автомат утсибәр корганнар, 100 л ягулык сыешлы (10 залпка җитәрлек) бак урнаштырганнар. Утсибәр 70 м га мазут һәм керосин катнашмасыннан гыйбарәт ут ялкыны сиптерергә сәләтле. Фронт сызыгында ОТ-34 танкы күренү белән дошман солдатлары, паникага бирелеп, окопларын ташлап кача торган була. Әгәр дошман снаряды утсибәр танкның бронясын тишсә, танк 20 минут буе сүнмәс факел булып яна.

Полоцкидан Витебскига баручы тимер юлны дошманнан азат иткәндә һәм пехотага Көнбатыш Двинага юл ачканда батырлык үрнәге күрсәтә. 1944 елның 1 июлендә В. Халев экипажы белән (экипажда 3 кеше) беренчеләрдән булып Полоцкига бәреп керә. Көнбатыш Двина аша салынган күперне яулаганда танк чылбырына дошман снаряды тия. Экипаж танкны ташламый, туптан һәм пулеметтан атып, сугыш кирәк-яраклары беткәч, гранаталар ташлап һәм утсибәр ялкыны белән дошманга каршы торуын дәвам итә. Кыю танкистларны әсир итә алмагач, фашистлар танкка ут төртә. Танк экипажы Витебск өлкәсе Полоцк шәһәрендә Ленин мәйданындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.

1945 елның 24 мартында ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Василий Халев 
В.Д. Халев хөрмәтенә куелган Т-34/83 танкы. Полоцк

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Алексеевский район: история и современность (составители И.Х. Халиуллин, К.М. Низамутдинов). К.: Матбугат йорты, 2000. ISBN 5-89120-115-1
  2. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Василий Халев Тәрҗемәи хәлеВасилий Халев Бүләкләре, мактаулы исемнәреВасилий Халев ХәтерВасилий Халев ЧыганакларВасилий Халев ӘдәбиятВасилий Халев СылтамаларВасилий Халев ИскәрмәләрВасилий Халев14 гыйнвар1913 ел1944 ел1945 ел2 июльБеларус ССРБөек Ватан сугышыВитебск өлкәсеКазанПолоцкРус телеСССРСоветлар Берлеге КаһарманыТ-34

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Таллыболак (станция)XXVII гасыр (б. э. к.)Гарифә БуранголоваМаксим ГромовЛилия ХәмитоваСан (сүз төркеме)Википедияләр исемлегеГабдулла ТукайBoeing 737Шиңгәккүл (станция)ШвейцарияАйгөл ӘхмәтгалиеваInternet Movie DatabaseЛех Качиньский«Мин татарча сөйләшәм» акциясеӨC++ITPRIPL1Мәскәү (елга)Нур ӘхмәдиевРинат Вәлиев (1995)Совет Социалистик Республикалар БерлегеДүшәмбеPortСорнайНариманов урамы, 48 (Казан)Халыкара рус Советы5 мартКазтрансстрой1991 елӘкчин (станция)Лайош КошутИсландия1914 елНорлат районыВикиханәДжонни ДеппАлинә ШәрипҗановаПриют (станция)СугышТабуляцияХарис ЯкуповКраньPҖырлар дәфтәреЕлФёдор ДостоевскийОрганизмПсихологияКыйссаи Йосыф (китап)БалРаевка (станция)Габдулла Тукай биографиясеГөлдания ХәйруллинаYouTube1970-елларЙорт атыМәскәү метрополитеныДәүләкән (станция)Владимир Кулагин урамы (Казан)Марат Әхмәтов (1954)Туган тел (шигырь)Чулпан ЗарифBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıГабсбургларӘзһәр Шакиров1981 ел🡆 More