Балá хокуклары − кеше хокуклары төшенчәсе һәм кануни механизмының балаларның һәм балигъ булмаган яшьләр үсеше кирәкләренә махсус яраклаштырылган варианты.
Бала хокуклары | |
Һәштәге | mánáidvuoigatvuođat |
---|---|
Бала хокуклары Викиҗыентыкта |
БМО Генераль Ассамблеясе 1989 елда кабул иткән Бала хокуклары турында конвенция буенча, "кешенең балигълыгына җитүе иртәрәк исәпләнгән очраклардан тыш, 18 яшькә җитмәгән һәр кеше бала буларак билгеләнә".
Бала хокукларын түбәндәгеләре тәшкил итә: әти-әнисенең икесе белән дә тигез мөнәсәбәттә булу; үзен шәхес буларак тану; физик иминлек; ашау-эчү булуы; бушлай рәвешендә яшәгән илнең мәгариф системасында урта белем алу; сәламәтлек саклау; кылынган җинаятьләр өчен бала яшен һәм психологик үсешен истә тотып кына җәзалау; гражданлык (иҗтимагый һәм сәяси) хокуклары; раса, гендер, җенси ориентация һәм кемлеге, әти-әниләренең туган илләренә (күпчелек очракларында аларның ватандашлыкларына тиң), тотылган диненә, физик яки психик чикләнүләр булуына, тән тиресе төсе, милли чыгышы һәм башка сыйфатлар сәбәпле дискриминацияләнүдән иреклек хокукы.
Русиядә бала хокуклары турында төп акт 1998 елның 24 июленнән N 124-ФЗ «Об основных гарантиях прав ребёнка в Российской Федерации» Федераль законы була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бала хокуклары, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.