Апостол Матиас

Матиас, яисә Матфий (грек. Ματθίας, лат. Matthias, яһүд. מַתִּתְיָהוּ (מַתִּי) תולמא — Яһвәнең бүләге) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, җирәбә буенча Яһүд Искариот урынына куелган апостол.

Апостол Матиас
Апостол Матиас
Туган I гасыр
Яһүд иле
Үлгән 63(0063)
Иерусалим
Үлем сәбәбе ташлар атып үтерү[d] һәм распятие[d]
Күмү урыны St. Matthias' Abbey[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре вәгазьче

Апостол Матиас Апостол Матиас Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

Апостол Матиас 
Трирда апостол Матиас кабере өстендәге саркофаг

Матиасның исеме Апостолларның эшләре китабында гына искә алына. Апостоллар, Гайсәгә хыянәт иткән һәм соңрак үз-үзен үтергән Яһүд Искариот урынына башка кешене үзләре арасына сайлап куярга карар кыла. Төгәл кемне сайларга белмичә, алар, Ходайга таянып, җирәбәгә таяналар. Варнава дип йөртелүче Йосыф һәм Матиастан соңгысына җирәбә чыга.

Матиас турында башка мәгълүматлар риваятьләрдә генә бирелә. Дмитрий Ростовский язмалары буенча, унике апостол рәтенә кергәнче, Матиас Гайсәнең җитмеш укучысы арасында була.Ул Изге рухның иңүенең шаһите була, соңрак, башка апостоллар белән бергә Иерусалимда һәм Яһүдәядә дин тарата. Ул могҗизалар кылган, авыруларны дәвалаган, үлгәннәрне терелткән, җеннәр куган дип санала. Апостол Петр һәм Андрей белән Антиохиягә бара, Каппадокиядәге Тиан һәм Синоп шәһәрләрендә була. Бу җирләрдә Матиасны төрмәгә ябалар, аны, могҗизалы рәвештә, апостол Андрей коткара. Шушы вакыйгадан соң Матиас Понт ярындагы Амасия шәһәренә юнәлә. Андрейның 3 нче сәяхәте вакытында изге Матиас аның белән бергә Эдесса һәм Севастияда була.

Чиркәү риваяте сөйләвенчә, Матиас Көнбатыш Гөрҗистанда һәм Македониядә вәгазьләр сөйли һәм гомерен еш кына куркыныч астына куя. Соңрак ул Яһүд иленә кайта һәм шунда дәгъвәт эшен дәвам итә. Христианлыкны тараткан өчен, синедрион Матиасны үлем җәзасына хөкем итә, нәтиҗәдә, аны таш атып үтерәләр. Грек язмаларында исә Матиасның тәрегә асып үтерелүен хәбәр итәләр. Үлемен гадәттә 63 елда булган дип язалар.

Хәтер

Риваять буенча, Матиасның калдыкларын Елена патшабикә Алманиягә алып кайта, аны Трирда, изге Матиас аббатлыгында саклыйлар.

Матиасның хәтер көнен православ чиркәвендә (юлиан тәкъвиме буенча) 9 августта һәм 30 июньдә (Унике апостол җыенында) бәйрәм итәләр. Католиклар һәм англиканнар исә 14 майда искә алалар.

Сылтамалар

Tags:

Гайсә МәсихГрек телеЛатин телеЯһүд ИскариотЯһүд теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Владимир Кулагин урамы (Казан)БразилияАкман (Күгәрчен районы)Ипекәй (китап)РобагыйКиньяруанда19 мартБезнең гомер (китап)Шафран (станция)ЧәршәмбеӨлкәВладимир ПутинТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыÄl-QağidäАвстралияГүзәл ШакирҗановаӘзһәр Шакиров2019 елИммануил КантТатмедиаСарытауМинтимер ШәймиевСан (сүз төркеме)КраньТатар халык җырларыГаяз ИсхакыйMOB4БисексуальлекРаевка (станция)Pedru KabralТалкыш кәләвәOman qultığıJavaIC 4642Малагаси телеФаил ШәфигуллинAntuan de Sent-EkzüperiАлинә ШәрипҗановаAwraziä İqtisadi BerlegeТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)Эльмира ШәрифуллинаТензас (приход, Луизиана)1970-елларӘмирхан Еники«Мунча ташы» театрыРәвеш (сүз төркеме)Чишмә (станция)ВедравичыГөлнара ГатинаКайбыч районыРоберт МиңнуллинАдлер ТимергалинЧакбей (Луизиана)ИстанбулФранц ДрускисaanrrBlogАнна БобровскаяМаксим ГромовМәскәү метрополитеныТатар халык уеннарыПётр ЧайковскийАйоваГалисий телеМария ДомбровскаяКазан шәһәренең музей комплексы«Тантана» премиясеКазан театрларыЗапорожье🡆 More