Альберт Нестеров, Альберт Валерий улы Нестеров (рус. Альберт Валерьевич Нестеров, 1976 елның 11 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― театр рәссамы, 2012 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), Россия Федерациясенең «Алтын битлек» театр (2016), Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2020) премияләре лауреаты.
Альберт Нестеров | |
---|---|
Туган телдә исем | Альберт Валерьевич Нестеров |
Туган | 11 март 1976 (48 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | режиссёр, театр рәссамы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Альберт Нестеров |
1976 елның 11 мартында Уфада туган. Черниковкада балалар сәнгать мәктәбен (лицей), Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссёрлык бүлеген тәмамлаган (Р. В. Исрафилов курсы, укытучылары Б. Б. Хәйбуллин, И. Ш. Сәетов, 2000) . Диплом эше ― Жан Батист Мольерның «Саран» пьесасы буенча куелган спектакль.
Югары уку йортында укыганда Гафури театрының баш рәссамы Таң Еникеевның ассистенты була.
2001 елдан Салават драма театрында: куючы-рәссам, 2003―2012 елларда ― театрның баш рәссамы.
2012 елдан – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы.
2016 елда узган IV халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумында (Казан) «Спектакльнең образын иҗат иткәндә пьеса белән эшләү» семинарын алып бара.
А. В. Нестеров бер үк вакытта сценограф, костюмнар һәм яктырту буенча рәссам, реклама продукциясе дизайнеры. Төрле театр сәхнәләрендә Альберт Нестеров 100 дән артык спектакль бизәгән .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Альберт Нестеров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.