Салават Драма Театры

Салават драма театры, Салават дәүләт башкорт драма театры, баш. Салауат дәүләт башҡорт драма театры, рус. Салаватский государственный башкирский драматический театр — 1956 елдан Башкортстан АССР (1991 елдан БР) Салават шәһәрендә эшләүче дәүләт театры.

Кайбер спектакльләрен рус телендә куя.

Салават драма театры
Салават Драма Театры
Урынлашу Салават
Нигезләнгән 1933, 1956
http://bashdramteatr.narod.ru/Index.htm /
Салават Драма Театры
Салават драма театры

Директор — Наилә Байкова
Баш режиссерОлег Ханов (2009-2012)
Сәнгать җитәкчесе — Зиннур Сөләйманов;
2023 елдан ― Мирас Юмагуҗин (1984 елгы), БР атказанган артисты.
Баш рәссам — Альберт Нестеров.

Тарих

Салават Драма Театры 
Театр артистлары
Салават Драма Театры 
Артистлар Т. Миңнуллин (ү) белән

1933 елда Авыргазы районы Толбазы авылында үзешчән түгәрәк җирлегендә Авыргазы колхоз-совхоз татар театры оештырыла. Театрга нигез салучы — Елизавета Шляхтина-Сыртланова (1881-1961). Ул Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Афзал Таһировның «Сибиряк Гыйльман», Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар», Баязит Бикбайның «Карлыгач», С. Волков-Криушаның «Иске һәм яңа» драмаларын сәхнәгә куя. Сәхнәгә куючылар – Т. Бакиев, Г. Якупов, рәссамнар – Х. Галимов, Н. Хөсәенов, музыкант — Х. Насыйров. Беренче труппада актерлар А. Акбашев, Х. Баев, Б. Кәлимуллин, Г. Насыйрова, Н. Хәсәнов, Б. Ягъфәрова була. 1940 еллар башында труппага ябылган Дәүләкән һәм Яңавыл колхоз-совхоз театрлары актерлары килеп кушыла. Театрда эшләүче ике актер гаиләсе — Зәкия һәм Ибраһим Әхмәровлар, Газизә Насыйрова һәм Бикташ Кәлимуллин колхоз-совхоз театрларының республика фестивальләрендә баш призлар яулыйлар.

Бөек Ватан сугышы

Театр Бөек Ватан сугышы елларында да эшчәнлеген туктатмый. Зәкия Әхмәрова, Газизә Насыйрова, Нәкыя Алтынбәкова, Нәгыймә Дәүләтшина, Айсылу Ганиева, Шәрифә Мөхәммәдиева, Гөлсем Миргасимова театрны саклап калалар.

Салават шәһәре чоры

1956 елда театр (директоры Ибраһим Әхмәров) Салават шәһәренә (1949 елдан бистә, 1954 елдан шәһәр) күчерелә, исеме Салават дәүләт башкорт драма театрына үзгәртелә. Сәхнә телен татарчадан башкортчага күчерү башлана. Шәһәрдә беренче елларында театрның үзенең стационар сәхнәсе булмый, театр ике баракта урнаша, соңыннан аңа элек азык-төлек магазины булган бина бирелә. Шәһәрнең «Алмаз», «Нефтехимик», «Строитель» мәдәният йортларында чыгыш ясыйлар. 1992 елда Җиңүнең 30 еллыгы урамында үз бинасы (элекке Машина төзүчеләр мәдәният йорты) барлыкка килә.

1960 еллар уртасында театрга режиссер булып Георгий Товстоногов курсын тәмамлаган Вазих Кәшшаф улы Сәйфуллин килә һәм анда 25 ел эшли.

Театр белән драматурглар Мостай Кәрим, Флорид Бүләков, Нәҗип Асанбаев, Азат Абдуллин һ. б., актерлар Рим Баянов, Фәйзулла Бәхтияров, Риф Мөҗәһитов, режиссерлар Лек Вәлиев, Гөлдәр Ильясова иҗаты тыгыз бәйләнгән.

25 артистның 6 сы — БР халык артисты: Нәүфилә Якупова, Назгөл Исәнбаева, Риза Мәһдиев, Миндулла Идрисов, Гөлшат Зыязетдинова, Рафаэль Салихов. Труппа Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе театр бүлегенең махсус чыгарылышы белән тулылана.

Репертуар

Директорлар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Салават Драма Театры ТарихСалават Драма Театры РепертуарСалават Драма Театры ДиректорларСалават Драма Театры Моны да карагызСалават Драма Театры ИскәрмәләрСалават Драма Театры СылтамаларСалават Драма Театры1956 ел1991 елБашкорт телеБашкортстан АССРРус телеСалават (шәһәр)

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Руслан Айсин (1980)Миллениум (стадион)1680 елКытай ҖөмһүриятеВосау (Висконсин)ЧентолаВинсент (Калифорния)Бич-Гейвен-Вест (Нью-Джерси)DGKQИкенче бөтендөнья сугышыШәмәхә төсИлсөя БәдретдиноваНенец автономияле округыСанскритРиваятьГрецияМәскәүАлинә ЗаһитоваЕвропа БерлегеСтандарт модельКетово районыТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреБарыш районыМаһариши Маһеш ЙогиLi KötçäñODAPHАзиягоEva ElfieМеро (Луизиана)Сумы өлкәсеХәбәрлек сүзләрГаббәс IБразилияБәдер сугышыДамир ГарифуллинВена шәһәреУттаракһандПенза өлкәсеЮрий ЛюбимовКалабрия2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеҮзбәкстанВиктор Янукович1710 елКонсерватизмКленси (Монтана)Волкотт (Вермонт)ШиваизмГалактиканың сакчылары (фильм)1693 елЕвгений ЗабиякинАннаполис (Мэриленд)Аллаһның 99 исемеCDAN1Ланкастер (Миссури)СкиоАлександр Һумбольдт1773 елАбрера1792 елРишат ТөхвәтуллинХатын-кызSLC16A8Совет Социалистик Республикалар БерлегеSLC41A3Үтә яңа йолдызГерб8 елУкраинаның Югары РадасыШадрин районыАппер-Марлборо (Мэриленд)СансеполькроАлманнарГомуми чагыштырмалылык теориясе🡆 More