Котов Александр Михайлович (24 гыйнвар 1925 — 1 июль 2013) — совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
9 нчы чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 24 гыйнвар 1925 |
Үлем датасы | 1 июль 2013 (88 яшь) |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләкләр |
Александр Михайлович Котов 1925 елның 24 гыйнварендә Мәскәү өлкәсенең Серебрянопрудский районы Крутовец авылында туган. 1942 елда, Бөек Ватан сугышының авыр елларында, унҗиде яшендә, үсмер чагында ул С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Токарь булып эшли башлый.
Казан авиация техникумында укуын тәмамлап, Казан моторлар төзү заводының өлкән контролеры булып эшли башлады. 1956 елда Казан авиация институтының югары белем алуы турында диплом ала
1956 елдан 1960 елга кадәр Казан моторлар төзү проект бюросында инженер-конструктор булып эшли. Соңрак конструкторлык бригадасы башлыгы итеп билгеләнә. 1961 елда коллектив аны Казан моторлар төзү проект бюросы профкомы рәисе итеп сайлый.
1961 елдан 1971 елга кадәр Александр Михайлович икенче булып эшли, аннары КПССның Ленин районы комитетының беренче секретаре булып эшли. Соңрак КПССның Казан шәһәр комитеты икенче секретаре итеп билгеләнә.
1971 елдан 1985 елга кадәр Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән, шуларның җиде елдан артыгын Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган.
9 нчы чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты һәм Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып сайлана.
Казанда яшәгән. 2013 елның 1 июлендә авыр һәм озак вакытлы авырудан соң вафат була.
Хезмәттәге уңышлары өчен лаек була:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Александр Котов (партия эшлеклесе), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.