«Райян» төркеме — Ислам дине чагылган тематикалы җырларны башкаручы татар музыкаль төркем.
Төркем ике җырчыдан тора — Азат Адиев һәм Вәли Фәзлиәхмәтов. Төркем 2009 елда барлыкка килде.
Райян | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 2009 |
Тел | |
Состав | Азат Адиев һәм Вәли Фәзлиәхмәтов |
Вәли Фәзлиәхмәтов 1983 елның 21 февралендә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә туа. Вәлидә дингә карата якты караш балачактан ук тәрбияләнә. Нефтекамада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, ул машина төзү техникумында укый. Шул вакытта мәдәни чараларда катнаша башлый: студентларның күп бәйрәмнәрендә җырлый. Берара талант барлыгын аңлагач, техникумда укуын тәмамламыйча, Казанга китә. Татарстан башкаласының музыкаль мәктәбенә укырга керә. Соңрак «Казан егетләре» төркемендә җырлый башлый.
Азат Адиев — Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Студент вакытында «Казан егетләре» төркемен оештыруга багышланган кастингта катнашып, шулай төркем әгъзасы да булып китә. Азат бала чактан ук җырлап, гармунда уйнап үсә.
«Райян» — җәннәттә ураза тотучылар өчен генә керергә рөхсәт бирелгән ишекнең исеме. Төркем исә 2009 елның Рамазан аенда оеша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article «Райян» төркеме, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.