Кайтарылган кылыч күле (вьетн.
Һоан Кием күле Вьетнамның мәдәни һәм тарихи истәлекле урыны булып санала.
Күл Төньяк Вьетнамдагы иң зур агымсу булган Кызыл елганың (вьет. Sông Hồng, татарча укылышы Шоң Һоң, иске телдә Hồng Hà, укылышы Һоң Һа) борынгы үзәнендә, шәһәрнең Һаңңаң (Hàng Ngang), Һангдао (Hàng Đào), Кыуго (Cầu Gỗ), Лыйоңванкан (Lương Văn Can), Лошу (Lò Sũ) урамнары арасында урнашкан. Хәзерге заманда Кызыл елга төньяктанрак агып үтә.
Риваятьләр буенча, XV гасырда Кытай хакимлегенә каршы баш күтәргән император Ле Лый (вьет. Lê Lợi, 1384-1433 яки 1385-1433) бу күлдә яшәгән изге ташбакадан Тһуын Тһиен (Thuận Thiên) исемле һәм бу күлнең төбендә яткан тылсымлы кылыч алган. Шуннан соң Ле Лый кытайлыларны тар-мар иткән һәм үз династиясе хакимиятен кире кайтарган.
Бу бөек җиңү уңаеннан Ле Лый әлеге күл буенда зур тантана үткәргән. Император үзенең яраннары белән күлнең зәңгәр һәм сары төскә кергән суы өстендә көймәләрдә йөзеп барганда изге ташбака судан калкып чыккан да, болай дигән: "Бу кылыч сиңа, Ле Лый, дошманнарыңны тар-мар итү өчен генә бирелгән иде. Син үз бурычыңны үтәдең һәм җиңеп чыктың. Кылыч баскыннарга каршы көрәшкәндә генә үз тылсымына ия, хәзер инде син аны кире кайтар".
Кылычны суга ташлаганнар, һәм ташбака аны эләктереп алып күлгә чумган.
Күлнең төньяк һәм көньяк өлешендә зур булмаган ике утрау бар. Болар изге ташбаканың башы һәм гәүдәсе дип санала.
Төньяктагы утрауда Нефрит тавы храмы (вьет. Đền Ngọc Sơn, татарча укылышы Ден Ңок Шын) урнашкан, аңа XIX гасырда нигез салганнар.
Иртәнге кояш күпере (вьет. Cầu Thê Húc, татарча укылышы Кыу Тһе Һук) яр буен төньяк утрауда урнашкан Нефрит тавы храмы белән тоташтыра. 1865 елда салынган, хәзерге заманда кызыл төскә буялган.
Ташбака манарасы (вьет. Tháp Rùa, татарча укылышы Тһап Зуа яки Тһап Жуа) — көньяк утрауда урнашкан, 1886 елда салынган һәм артык биек булмаган манара.
Элегрәк Кайтарылган кылыч күлендә дүрт ташбака яшәгән, ди. Шуларның өчесе үлгән, аларның сөкәтләре Нефрит тавы храмындагы музейда саклана.
Дөньяда шундый олы гәүдәле һәм бик карт булган дүрт кенә ташбака бар дип санала: икесе — Вьетнамда, икесе — Кытайда.
Озак еллар буе Кайтарылган кылыч күлендә озынлыгы 1,6 метр, киңлеге 0,8 метр, авырлыгы 169 килограмм булган бер карт ташбака яшәгән. Бүгенге Һаной шартларында аның гомеренә даими куркыныч янаган. 2011 елда ташбаканы тотып алганнар һәм дәвалау курсы үткәргәннәр. 2016 елның 19 гыйнварында ташбака үлгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Һо Һоан Кием (Кайтарылган кылыч күле), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.