Җомга мәчете (гарәп.
Мәчет төзелгән урында беренче җомга намазы укылган дигән фараз бар.
Мәчет | |
Ил | Согуд Гарәбстаны |
Шәһәр | Мәдинә |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | мәчет |
Төп даталар: 1988 соңгы үзгәртеп кору | |
Халәте | гамәлдә |
Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт вакытында Мөхәммәд пәйгамбәр һәм мөһаҗирләр дүрт көн юлда тоткарлана. Җомга көнне алар Мәдинәгә барып җитә һәм Вади-Рануна районында туктап, беренче тапкыр җомга намазын укый. Әлеге урында Җомга мәчете төзелгән.
Беренче мәчет таштан төзелгән булган. Соңыннан берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Соңгы реконструкция 1988 елда Согуд Гәрабстаны вакыфлар министрлыгы тарафыннан башкарыла. Иске мәчет сүтелә һәм яңа мәчет төзелә.
Мәчет комплексына имам һәм мөәзин бүлмәләре, китапханә, Тәхфид әл-Коръән мәдрәсәсе һәм тәһарәтханә керә. 1991 елда мәчет дин тотучылар өчен яңадан ачыла һәм 650 хаҗины сыйдыра ала.
Җомга мәчете Пәйгамбәр мәчетеннән 6 км ераклыкта урнашкан. Аның биш (бер зур, дүрт кечкенә) гөмбәзе, бер манарасы бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җомга мәчете (Мәдинә), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.