Чишмә Районы

һәм

Чишмә районы
баш. Шишмә районы
Байрак[d]
Чишмә РайоныЧишмә Районы
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт Чишмә Районы Россия
Башкала Чишмә эшчеләр бистәсе
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 52 344 (2010)
Нәрсә белән чиктәш Благовар районы
Мәйдан 1823,77 км²
Почта индексы 4521ХХ
Рәсми веб-сайт chishmyrb.ru
Харита сурәте
Җирле телефон коды 34797
Чишмә Районы Чишмә районы Викиҗыентыкта

Чишмә районы (рус. Чишминский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Чишмә бистәсе.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Кара-Якуп һәм Сафар волостьлары урынында барлыкка килә.
Район 104 торак урынын берләштерә, алар 14 авыл советына һәм 1 бистә советына буйсына.

Чишмә Районы
Географик карта

География

Чишмә муниципаль районы Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан. Уфа, Кырмыскалы, Дәүләкән, Болгавар һәм Кушнаренко районнары белән чиктәш. Мәйданы 1824 км2 тәшкил итә.

Төньяктан көньякка кадәр озынлыгы – 58,5 км, көнбатыштан көнчыгышка – 61,5 км.

Район урман-дала зонасына карый, елгаларга бик бай. Дим, Өйдерәк, Өршәк, Калмаш, Карамалы, Узы сулары ага. 250ләп күл бар, чишмәләр бихисап.

Районда нефть һәм газ ятмалары бар.

Кайбер табигый урыннар дәүләт тарафыннан саклана. Шиңгәк-Күл дала дендропаркы, Шиңгәккүл, Акманай күлләре, Йоматау тәҗрибә урманнары. Районда “Алкино” үпкә авыруы санаторие, балалар өчен җәйлекләр, дачалар бар.

Район тарихи урыннарга да бай. 14 гасырга карый торган Хөсәен-бәк кәшәнәсе (мавзолее), Кара-Якуп археологик шәһәрчеге. Түрә-хан сарае хәрабәләре.

Халык

Районда 52,7 мең кеше яши (2010). Иң эре торак урыннары: Чишмә бистәсе (22,3 мең кеше яши), 2нче Алкино (4,05 мең), Шиңгәккүл (3,05 мең), Сафар (1,03 мең), Калмаш (0,72 мең). Рәсми рәвештә район халкының 52,9% — татарлар, 20,7% — руслар, 18,9% — башкортлар. Аерым авылларда мукшылар, украиннар, чуашлар яши.

1959 елда районда 52 мең кеше яши. Милли яктан 54,8 % татарлар, 20,2 % руслар, 10% башкортлар, 10% украиннар, 4,5% мукшылар, 0,8% белоруслар.

Халык саны
193919591970197919892002201020171 гый 20181 гый 2019
64 97352 18553 56247 81945 43752 66352 34452 60754 17952 325
Чишмә Районы 
Башкортлар. Чишмә районы Ябалаклы авылы. XX гасыр башы.

Административ бүленеш

  • Чишмә эшчеләр бистәсе
  • Алкин авыл шурасы
  • Ар авыл шурасы
  • Арыслан авыл шурасы
  • Дурасау авыл шурасы
  • Ибраһим авыл шурасы
  • Кара Якуп авыл шурасы
  • Метрәй авыл шурасы
  • Сафар авыл шурасы
  • Урман авыл шурасы
  • Чишмә авыл шурасы
  • Чуалкип авыл шурасы
  • Шиңгәккүл авыл шурасы
  • Яңа Труйски авыл шурасы
  • Яңгалыш авыл шурасы
  • Ярми авыл шурасы
  • Район җирендә туган танылган кешеләр

    Икътисад

    Чишмә районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә махсуслаша. Авыл хуҗалыгының иң уңышлы тармаклары: ашлык һәм чөгендер үстерү, эре мөгезле терлекләрне ит һәм сөт өчен үстерү, дуңгызчылык.

    Сәнәгать

    Районда барлыгы 10 зур һәм уртача сәнәгать предприятиесе эшли.
    Чишмә шикәр заводы – Чишмә бистәсенең “шәһәркоручы” ширкәте. 2009 елда завод 41 мең тонна шикәр җитештерде. Шул ук елда Чишмә «монопрофильле» кала статусына ия булды. Завод өчен Башкортстанның ун районы чимал әзерли.

    2010 ел башында Чишмә шикәр заводында 481 кеше эшли. Аңардан кала эшчеләр саны буенча баралар: ААҖ “Чишмә” (үсемлек мае, 333 кеше); ҖЧҖ Чишмә тимер-бетон заводы (199).

    Авыл хуҗалыгы

    Авыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Авыл хуҗалыгы белән 17 ҖЧҖ (Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), 1 авыл хуҗҗалыгы җитештерү кооперативы, 168 игенче (фермер) хуҗалыгы, МУП Чишмә җимеш питомнигы, ҖЧҖ “Юбилей” нәселле кош фабрикасы, ЯАҖ “Чишмә Дуңгыз комплексы” һәм ЯАҖ агрофирма “Өйдерәк”. 14% чәчүлекләр фермерлар кулында.

    Район хуҗалыкларында 22,5 мең баш эре мөгезле терлек, 7,3 танау дуңгыз асрала. Елына 38 мең тонна сөт җитештерелә (2010 ел).

    Транспорт

    Чишмә районында Куйбышев тимер юлының ике йөреше тоташа. Чишмә бистәсе — әһәмиятле тимер юл станциясе. Районны СамарУфаЧиләбе автомагистрале кисеп чыга.

    Мәгариф

    2010/11 уку елында районда 35 мәктәп булган, шул исәптән 5е – бистәдә, 30ы – авылларда. Укучылар саны: 5208, шул исәптән 2569 – авылларда, 2639 – бистәдә.

    2010/11 уку елында берьюлы 3 мәктәп ябылырга тиеш: Абрай, Узытамак башлангыч мәктәпләре, Салих төп мәктәбе. Кыскартулар дәүләт казнасына 5,5 млн сум табыш китерергә тиеш.

    Чишмә бистәсендә югары белем бирә «Шәрык иктисади-юридик гуманитар академия» вәкиллеге; урта һөнәри белемне – шәхси кулларда булган «Гуманитар көллият», Башкорт икътисади-юридик техникумның Чишмә филиалы; башлангыч һөнәри белемне — №48 уку йортында алып була.

    Матбугат

    Район газетасы өч телдә чыгарыла: Чишмә (татарча), Родник плюс(үле сылтама) (русча), “Дим буйы” (башк.).

    Искәрмәләр

    Tags:

    Чишмә Районы ГеографияЧишмә Районы ХалыкЧишмә Районы Административ бүленешЧишмә Районы Район җирендә туган танылган кешеләрЧишмә Районы ИкътисадЧишмә Районы ТранспортЧишмә Районы МәгарифЧишмә Районы МатбугатЧишмә Районы ИскәрмәләрЧишмә Районы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Очып төшүМаунтин-Вью (Вайоминг)Имам әл-ГазалиТатарстанЛейкгерст (Нью-Джерси)2009 елЯсалма интеллектГалактиканың сакчылары (фильм)БаварияКазанТатар биюләреРавил ФәйзуллинУсти-над-ЛабемРоссияНарниНидерландларИдальго (штат)Рубин (футбол клубы, Казан)ВикиханәЧехияТиволиКышкы Олимпия уеннары 2014Таһир ШәмсуаровГрессоне-Ла-ТринитеBoris ConsonКока-КолаАлманияВинчестер (Вирджиния)ПлевнонОлы көн бәйрәмеКиров районы (Санкт-Петербург)ЛаппаноВан-Занд (округ, Техас)Луко-дей-МарсиНурбәк БатуллаХаҗКалиновка (Сәвәләй авыл советы)Чехия һимныДания ПатшалыгыPrint ScreenИрләр җенес әгъзасыВирусларМөхәммәт пәйгамбәрYouTubeЗлинРоверето24 ноябрьЛилль2 декабрьĞiraq häm Şam İslam däwläteВертуГабделфәт СафинСергей Антипов (1949)23 июльДмитрий Цветков (1890)Кыйссаи ЙосыфDevon LarrattЛиберецГарифҗан Мөхәммәтшин24 апрельBoeing 777Break (төймә)M8L8THХәрби көчләрWikiБенедикт XVIКамбоджаЮма (Аризона)Жасмин (җырчы)ТеатрДунавицеГреция700 ел (б. э. к.)🡆 More