Раил Кузеев – этнология һәм этнография белгече, академик.
Раил Кузеев | |
---|---|
Туган телдә исем | Раил Гомәр улы Кузеев |
Туган | 10 гыйнвар 1929 Чишмә районы, Әмин авылы |
Үлгән | 2 август 2005 (76 яшь) Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты |
Һөнәре | тарихчы-этнограф |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге, Башкорт дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Башкортстан Фәннәр академиясе |
Кардәшләр | Рөстәм Кузеев |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] (1971) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Раил Гомәр улы Кузеев Чишмә районының Әмин исемле татар-мишәр авылында дөньяга килә. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтында тарихчы белгечлегенең беренче чыгарылыш студенты.
Үзенең гомерен этнослар этногенезы һәм эволюциясе мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлап, Р.Кузеев Урта Идел буенда һәм Көньяк Уралда фин-угыр, төрки һәм көнчыгыш славян халыкларының үзара бәйләнеше тарихына мөрәҗәгать итте. «Идел буе һәм Көньяк Урал халыклары: тарихка этногенетик караш», «Урта Идел һәм Урал буе халыклары» кебек зур хезмәтләре аның фәнни эзләнүләренең һәм тикшеренүләренең нәтиҗәсе булды. Раил Кузеев тарафыннан утыздан артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнде.
Күренекле галим Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге каршында Этнология һәм этнография музеен ачуда башлап йөрде һәм озак еллар бу музейның җитәкчесе вазифаларын башкарды. 1991 елдан Россия фәннәр академиясендә әгъза–корреспондент.
Уфадагы киң билгеле Археология һәм этнография музее күренекле татар галиме Раил Кузеев исемен йөртә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Раил Кузеев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.