«Фән һәм тел» журналы — төрле өлкә галимнәренә урын бирә торган, Казанда татарча чыга торган фәнни-хәбәри журнал.
Беренче саны 1999 елның 25 мартында чыкты.
Фән һәм тел | |
Tөр | фәнни-хәбәри |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре идарәсе |
Баш мөхәррир | Рәшит Шакир |
Нигезләнде | 1999 |
Тел | |
Төп офис | |
Тиражы | 500 данә |
Татар телендә мәгълүмат мохитен киңәйтү максатыннан чыгарыла. Авторлар тарафыннан журналның концепциясе һәм стратегик юнәлешләре билгеләнгән: фәндә һәм мәгарифтә татар теленең потенциалын куллану, татар телендә фәнни мәгълүмат туплау, мәшһүр татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру һәм әсәрләре белән татар халкын таныштыру һ.б.
Журналны оештыруда татар галиме Вагыйз Фәтхуллин роле аеруча әһәмиятле.
Журналның даими авторлары арасында: Рифгать Әхмәтьянов, Марсель Әхмәтҗанов, Җәүдәт Сөләйманов, Дөрия Рамазанова, Наил Туктамышов, Галим Хисамиев, Абрик Камалов.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фән һәм тел (журнал), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.