Урта́к төрки́ әлифба (төр.
Уртак төрки әлифба | |
Әсәр яки аның атамасы теле | төрки телләр |
---|
Уртак төрки әлифба | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
A | Ä | B | C | Ç | D | E | F | G | Ğ | H | I | İ | J | K | L | M | N | Ñ | O | Ö | P | Q | R | S | Ş | T | U | Ü | V | W | X | Y | Z | ||||||||||||
a | ä | b | c | ç | d | e | f | g | ğ | h | ı | i | j | k | l | m | n | ñ | o | ö | p | q | r | s | ş | t | u | ü | v | w | x | y | z |
ССРБ таркалудан соң төрки телле республикаларда пантюркизм идеяләре яңадан популярлык ала; нәтиҗәдә латин әлифбасын торгызу өчен хәрәкәт барлыкка килә.
1991 елның ноябрендә әлифбаларны бердәй итү максаты белән Төркия инициативасы буенча бердәм төрки әлифба хәзерләү буенча Стамбулда халыкара фәнни симпозиум үткәрелә. Нәтиҗәдә 34 хәрефтән торган әлифба кабул ителә, шул исәптән 29 хәреф төрек әлифбасыннан алына.
Беренчеләрдән булып бу әлифбаны 1991 елның декабрендә Азәрбайҗан кабул итә, 1993 елда аны Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан кабул итәләр. 1993 елда Әнкарада үткән конференциядә Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан вәкилләре яңа әлифбага күчү турында рәсми рәвештә игълан итәләр. Бу конференциядә Ä хәрефе Ə хәрефенә алыштырыла. Әмма 1992 елда ук Азәрбайҗан үз әлифбасын бераз үзгәртә (Ä хәрефе Ə белән алыштырыла), ә 1995 елда Үзбәкстан 1993 елда кабул иткән әлифбадан баш тарта һәм стандарт латиница нигезендәге әлифба кабул итә; шул ук версия каракалпак теле өчен кабул ителә. Төрекмәнстан үз латин әлифбасын 1995 елда кабу итә, ләкин ул уртак төрки әлифбадан берничә хәреф белән аерыла.
Нәтиҗәдә уртак төрки әлифбаны азәрбайҗан (бер хәрефен үзгәртеп), гагауз (1996), һәм кырымтатар (1992, рәсми рәвештә 1997 елдан) телләре генә кулланалар.
2012 елның 24 декабреннән Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны буенча татар теле өчен уртак төрки әлифба нигезендә латин әлифбасын куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителә.
Төрки телләре - Хәрефләр | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Латин | A | Ă | Ä | Ë | E | B | C | Ç | J | D | Ḑ | F | G | Ğ | Ģ | H | Ḩ | X | I | İ | K | Ķ | Q | L | Ḽ | M | N | Ņ | Ň | O | Ö | P | R | S | Š | Ş | Ț | T | U | Ü | V | W | Y | Z | Ž | ||||||||||||||||
Татар | A | - | Ä | - | E | B | C | Ç | J | D | - | F | G | Ğ | - | H | - | X | I | İ | K | - | Q | L | - | M | N | - | Ñ | O | Ö | P | R | S | - | Ş | - | T | U | Ü | V | W | Y | Z | - | ||||||||||||||||
Әзери | A | - | Ə | - | E | B | C | Ç | J | D | - | F | G | Ğ | - | H | - | X | I | İ | K | - | Q | L | - | M | N | - | - | O | Ö | P | R | S | - | Ş | - | T | U | Ü | V | - | Y | Z | - | ||||||||||||||||
Төрек | A | - | - | - | E | B | C | Ç | J | D | - | F | G | Ğ | - | H | - | - | I | İ | K | - | - | L | - | M | N | - | - | O | Ö | P | R | S | - | Ş | - | T | U | Ü | V | - | Y | Z | - | ||||||||||||||||
Гарәп | أ | ع | ء | ء | أ | ب | ج | چ | ژ | د | ڏ | ف | گ | ݝ | غ | ه | ح | خ | إ | إ | ك | ٯ | ق | ل | ڵ | م | ن | ڠ | ڭ | ۆ | ۆ | پ | ر | س | ث | ش | ڞ | ت | ٱ | ٱ | ۋ | و | ي | ز | ذ | ||||||||||||||||
Кирилл | А | Ӑ | Ә | Є | Е | Б | Җ | Ч | Ж | Д | Ӡ | Ф | Г | Ғ | Ӷ | Һ | Ҳ | Х | Ы | И | К | Қ | Ҡ | Л | Љ | М | Н | Ң | Њ | О | Ө | П | Р | С | Ҫ | Ш | Ц | Т | У | Ү | В | Ў | Й | З | Ҙ | ||||||||||||||||
| |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Уртак төрки әлифба, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.