Сан-Маринода Дин

Сан-Маринода дин (итал.  Religione a San Marino ) — рәсми мәгълүматлар буенча, Сан-Марино халкының (33 931 кеше) 97 % ы — Католик чиркәве, 3 % ы башка диннәр тарафдары (2020).

Сан-Маринода дин
Дәүләт Сан-Маринода Дин Сан-Марино
Сан-Маринода Дин Сан-Маринода дин Викиҗыентыкта
Сан-Маринода Дин
Гуаита башнясы
Сан-Маринода Дин
Титано тавы

Тарих

Сан-Марино — Италиянең үзәгендә, 657 метр биеклектәге Титано кыя тавы өстендә һәм янәшәсендә урнашкан 61,2 кв. м. мәйданлы кечкенә ил, Ватикан һәм Монакодан соң зурлыгы буенча өченче ил. Аңа республика буларак безнең эраның 600 елында нигез салынган һәм 1631 елда папа хакимияте тарафыннан танылган. 1992 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзасы. 2009 елда ил халкы 31 500 кеше, 2020 елда 33 931 кеше. Халыкның 85,2 % ы - санмаринолылар (27 674), 12,8 % ы-итальяннар (4 163), 2,0 % ы – башкалар. Халыкның гомуми саныннан якынча 4 800 кеше — чит ил кешеләре. Күбесе Италиядән күчеп килүчеләр.

Диннәр

Ил үз халкының дини карашлары турында төгәл статистик мәгълүматлар бирми. Ким дигәндә, халыкның 95 % ы — Италиядәге кебек үк, католиклар, дип уйланыла, шулай ук илдә зур тарихлы яһүдләр һәм протестантлар азчылыгы да бар. Башка диннәр вәкилләренең зур булмаган төркемнәре, шул исәптән Йәхвә шаһитлары, вальденслар(ингл.), бик аз санда мөселманнар һ. б. яши.

Сан-Марино салым түләүчеләрнең үзләренең керем салымыннан 0,3 % ны католик чиркәвенә яки хәйрия оешмаларына, Йәхвә шаһитлары, вальденслар чиркәвенә бүлеп бирүне таләп итү хокукы бар.

2005 елда Демократия, кеше һәм хезмәт мәсьәләләре буенча бюро төзегән «Дин иреге турында халыкара доклад» нигезендә, Сан-Маринода барлык дини төркемнәр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр бар дип табылган.

Сан-Маринода шәхси дини мәктәпләр юк, дәүләт мәктәпләре генә бар.

Сан-Маринода диннәр (2011)
Диннәр %
Католиклык 97.2%
Протестантлык 1.1%
Башка христиан диннәре 0.7%
Яһүд дине 0.1%
Башка диннәр 0.1%
Дини булмаган халык 0.7%
Җавап бирмәгән 0.1%

Католиклык

Сан-Марино күбесенчә католик дәүләт булып санала — халыкның 97 % тан артыгы Рим-католик динен тота. Сан-Маринода епископ престолы юк. Тарихи яктан, Сан-Маринодагы мәхәлләләр ике Италия епархиясе арасында бүленгән, нигездә, Монтефельтро епархиясендә һәм өлешчә Римини епархиясендә. 1977 елда Сан-Мариноның барлык мәхәлләләре дә Монтефельтро епархиясе составына кертелгән. Монтефельтро-Сан-Марино епископы Италиянең Пезаро-э-Урбино провинциясендә, Пеннабиллида яши.

Яһүд дине

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Сан-Марино нацистлар эзәрлекләвеннән качкан 100 000 итальян һәм яһүдкә сыену урыны бирә (илнең үз халкыннан ун тапкыр күбрәк кешегә (ул вакытта). Сан-Маринода яһүдләрнең беренче телгә алынуы XIV гасыр азагында булган. 2012 елга яһүдләр бик аз калган. Бүген Сан-Маринода аз санда яһүдләр яши.

Ислам

Социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, 2010 елда Сан-Маринода яшәүче 16 кеше ислам динен тоткан, бу ил халкының 0,05 % ын тәшкил иткән.

2019 елда Сан-Маринода Изге Патрик часовнясында өч монотеистик дин символлары (христианлык, ислам, яһүди) урнаштырылган .

Һинд дине

Сан-Маринода йога белән шөгыльләнү урыннары булуы билгеле.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Сан-Маринода Дин ТарихСан-Маринода Дин ДиннәрСан-Маринода Дин СылтамаларСан-Маринода Дин ИскәрмәләрСан-Маринода Дин2020 елИтальян телеКатоликлыкСан-Марино

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Кайбыч районыСадри МаксудиМарат БәшировTelegramМөхәммәт ХәмзинCarglassЧулпан ХаматоваLiktorЛюляциГариф СәгыйтовПриют (станция)Агния БартоКадим ҖәмитовВикиханәЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеИбраһим АганинГаяз ИсхакыйСуверен дәүләтВикипедияТатар милли ризыкларыӘфганстанЗифа Басыйрова16 августВил СаттаровРазил ВәлиевПьер ЭдельБеларусь президентын сайлаулар (2020)Эльмира ШәрифуллинаГабдулла Тукай биографиясеТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)Фатих КәримӘманәт«Казан» милли-мәдәни үзәгеСөннәтче бабайПадма (символ)1978 елның 31 августы вакыйгасыЧуенчы23 июньӘзһәр ШакировКазан-Бөгелмә тимер юлыSigvaAwraziä İqtisadi BerlegeЭнциклопедияТабигатьКислородТатар халык уеннарыБеренче бөтендөнья сугышыCreative Commons litsenziäläreМәккәАвстрияТаиландМирхәйдәр ФәйзиШиңгәккүл (станция)Халыкара рус СоветыТалкыш кәләвәПётр ЧайковскийТатар теленең аңлатмалы сүзлегеВикиҗыентыкАк чәчәкләрСәрдә үләнеХалык сәламәтлелегеГөбәдия2 сентябрь🡆 More