Рәис Хәннанов, Рәис Җамалетдин (Ямалетдин) улы Хәннанов (Ханнанов), псевдонимы Бату Гыйниятов (1956 елның 6 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ) — җырчы, мәдәниятне оештыручы, үзешчән композитор.
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). 700 дән артык җырга көй язган .
Рәис Хәннанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәис Җамалетдин улы Хәннанов |
Туган | 6 март 1956 (68 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Чиләбе дәүләт мәдәният институты[d] |
Һөнәре | композитор, җырчы |
Җефет | Тәнзилә |
Балалар | уллары Ленар, Роберт |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998) |
Рәис Җамалетдин улы 1956 елның 6 мартында Ярмәкәй районының Яңа Шаһ авылында туа. Әтисе Ямалетдин тимер юлда эшләгән, җырчы һәм гармунчы булган. Әнисе шигырьләр иҗат иткән. Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика мәдәният техникумының хор-дирижерлык бүлеген (1976), Чиләбе дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту эшләре факультетын (1986) тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Ярмәкәй район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире булып башлый. 1979—1988 елларда — район мәдәният сарае директоры, 1988—2008 елларда — район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, 2009 елдан — муниципаль район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге баш белгече.
Ярмәкәйдә даими составлы гармунчылар ансамблен җитәкли.
Композитор буларак татар һәм башкорт эстрадасында 1980-елларда ук таныла. Халык күңелен яулаган 700 дән артык җырга көй язган. Рәис Хәннановка 1980—1990-еллар уртасында «Ярмәкәйнең чишмәләре», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Катаржан юлы», «Озак торды атым, чапмады» һ. б. җырлар үзешчән һәм популяр профессиональ җырчылар башкаруында киң танылу алып килгән: Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов Радик Юлъякшин («Уфтанма»), Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин («Озак торды атым, чапмады»), Ришат Төхвәтуллин («Тыңлачы, сандугач»), һ. б. 3 җыр җыентыгы дөнья күргән, 8 аудиотасма, 2 компакт-диск чыгарылган.
Хатыны Тәнзилә, Ырынбур ягыннан, Стәрлетамак мәдәният училищесында театр бүлегендә укыган. Башкортстанның «Ак калфак» оешмасын җитәкли. Ике бала үстергәннәр: олы уллары Ленар Пенсия фондында эшли, музыкант, алып баручы, тамада; кече уллары Роберт ― икътисадчы .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәис Хәннанов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.