Петр Шумилов (1 июль (14 июль) 1901 ел, — 17 август 1942 ел) — СССР галиме, инженер-нефтьче һәм уйлап табучы, кораллар конструкторы.
Пётр Шумилов | |
---|---|
Туган | 14 июль 1901 Бобрынетс[d], Елисаветград өязе[d], Херсон губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 17 август 1942 (41 яшь) Краснокам, Пермь өлкәсе[d], РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | физик |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр нәмзәте[d] |
Петр Павлович Шумилов 1901 елда Бобринец шәһәрендә (хәзер Кировоград өлкәсе, Украина) күп балалы крестьян гаиләсендә туган.
Дүрт класслы башлангыч мәктәпне, югары училищеның дүрт классын, Бобринец гимназиясенең бишенче классын (1919), Херсон авыл хуҗалыгы институтының бер курсын (1923-1924), М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика-механика факультетын тәмамлый (1929).
1919-1923 елларда Бобринец хезмәт мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли.
1927-1934 елларда Дәүләт нефть тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, 1932 елдан бораулау секторының, соңрак промысло механикасы бүлегенең начальнигы.
1934-1939 елларда Бакы шәһәрендә турбиналы бораулау эксперименталь конторасында эшли, аның җитәкчелеге астында күп баскычлы редукторсыз турбобур төзелә.
1939 елдан СССР нефть сәнәгате халык комиссариатының турбиналы бораулау секторы начальнигы (Бакы).
1930 елдан И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтының нефть промыслосы механикасы кафедрасы доценты, аннары Бакы һәм Мәскәү нефть институтларында, Мәскәү дәүләт университетында гидравлика, механика, материаллар каршылыгы һәм җылылык бирү теориясе курслары укый.
Сугыш башланганнан соң, Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәрендә (анда 1941 елның сентябрендә Наркомнефтьнең Петр Павлович җитәкчелек иткән Бакы турбиналы бораулау эксперименталь конторасы (ЭКТБ) эвакуацияләнә) танкка каршы коралның яңа төрләренең конструкциясен төзү белән шөгыльләнә башлый.
1941 елдан СГ-82 беренче совет реактив гранатометы эшләгән конструкторлар төркеменә керә (немецларның Panzerfaust аналогы, 1944 елда кораллануга кертелә). 1942 елның җәендә сынау үткәргән вакытта, гранатаның дары камерасы шартлау аркасында, бик күп авыр яралар ала. Ике атнадан соң больницада 1942 елның 17 августында вафат була.
1947 елда, икенче конструкторлар белән берлектә, бу гранатомет уңышлы эшләгән өчен Сталин премиясенә (үлгәннән соң) лаек була. Вафатыннан соң хатыны дүрт баласы белән торып кала. Беренче никахтан туган балалары турында берни билгеле түгел.
Икенче никахтан балалары: Леонид (1933-2007); Валериан (1935) атасының эшен дәвам итә. Фән кандидаты һәм бик күп патентлар авторы. Виктория Шумиловага (1938) өйләнә. Совет чорында Виктория Госстандарт бүлектәренең берсен җитәкли.
Кызы Елена (1940-2018). Елена Россия дәүләт гуманитар университетының Е. М. Мелетинский исемендәге югары гуманитар тикшеренүләр институтына нигез салучыларның һәм җитәкчеләренең берсе, талантлы мөхәррир була. 2018 елның 1 октябрендә озакка сузылган авырудан соң вафат була. Россия дәүләт гуманитар университеты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Е. П. Шумилова истәлегенә конференцияләр үткәрә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Пётр Шумилов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.