Париж солыхы (1814) — 1814 елда җиңелгән Людовик XVIII Франциясе һәм Франциягә каршы алтынчы коалиция илләре (Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе) арасында төзелгән солых килешүе.
Солыхка соңрак Испания, Португалия, Швеция кушыла.
1814 елның 23 апрелендә Парижда сугышны туктату турында конвенция имзалана. Әлеге конвенция 1814 елгы Париж солыхының нигезен тәшкил итә. 1814 елгы Париж солыхы 30 майда Париж янындагы Фантенбло сараенда имзалана. Франция ягыннан тышкы эшләр министры Ш.-М. Талейран, Россия империясе ягыннан тышкы эшләр статс-сәркатибе граф К.В. Нессельроде, мәгариф министры, махсус йомышлар буенча илче граф А.К. Разумовский кул куйган.
Килешү буенча,
1814 елгы Париж солыхында ачыкланмаган мәсьәләләрне чишү өчен, сугышта катнашкан илләр ике айдан Вена конгрессына җыелырга сүз беркетәләр. Яшерен кушымтада, территория буенча бәхәсләре булган илләр үзара килешеп, килешүләрен Вена конгрессына раслатырга алып килергә тиеш була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Париж солыхы (1814), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.