Париж солыхы (1815) — 1815 елгы Париж солыхы Франция белән Франциягә каршы җиденче коалиция илләре (Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе) арасында төзелгән солых килешүе.
Наполеон Бонапартның Эльба утравыннан Франция тәхетенә кире кайту омтылышыннан соң барлыкка килә.
1815 елгы Париж солыхы, Вена конгрессының йомгаклау акты белән берлектә, Наполеон сугышларыннан соңгы Аурупаның дәүләт корылышын билгели.
1815 елның 18 июнендә Наполеон Бонапартның Франция тәхтенә кайту өчен игълан иткән «100 көнлеге» Ватерлоо янындагы сугышта җиңелүе белән тәмамлана.
22 июньдә Наполеон Бонапарт икенче мәртәбә (улы файдасына) тәхеттән ваз кичәргә һәм инглизләргә әсирлеккә бирелергә мәҗбүр була. Наполеонны Африканың көнбатыш ярыннан 2 мең км ераклыкта Атлантик океанда урнашкан Изге Елена утравына сөргенгә җибәрәләр.
1815 елның 20 ноябрендә Франция белән Франциягә каршы җиденче коалиция илләре (Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе) арасында 1815 елгы Париж солыхы имзалана. Килешү Франциянең коалиция илләренең һәркайсы белән аерым-аерым килешүләр шәлкеме итеп шәрехләнә. Франция ягыннан илнең премьер-министры һәм тышкы ңшләр министры булган А.-Э. дю Плесси де Ришелье, Россия империясе ягыннан махсус йомышлар буенча илче граф А.К. Разумовский һәм тышкы эшләр министрлыгының статс-сәркатибе И.А. Каподистрия кул куя.
Килешү буенча,
Әлеге килешү нигезендә 1815 елның 15 июленнән 1818 елның 15 июленә кадәр Франциядә генерал-лейтенант кенәз М.С. Воронцов җитәкчелегендәге аерым оккупацион рус корпусы тора. Корпус составына кергән 9нчы һәм 12нче пехота дивизияләре гаскәриләренең саны 30 меңгә җитә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Париж солыхы (1815), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.