1867 елгы Лондон килешүе – Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү.
1866 елгы Австрия-Пруссия сугышы тәмамлану һәм 1815 -1866 еллардагы Алман берлеге таркалу нәтиҗәсендә мөмкин була.
Килешү төре | халыкара килешү[d] |
---|---|
Имзаланган | 11 май 1867 |
Урын | Лондон, Бөекбритания |
Имзалаучылар | Бөекбритания Франция |
en: Convention of London Викитекада |
1867 елның 7-11 маенда Европа илләренең Лондонда узган конференциясеннән соң кабул ителә.
Пруссиянең көчәюен теләмәгән Франция, Нидерландлар кыйралы Вилһелм III дән аның шәхси униясе булган, хәзер Алман берлегенә кермәүче, Пруссия белән килешү төземәгән Бөек Люксембург герцоглыгын 5 млн гульден акчага сатып алырга тели. Вилһельм III Бөек Люксембург герцоглыгын Франциягә сатарга риза була. Үз чиратында, Нидерландлар кыйралы, 1831 елгы Лондон килешүе нигезендә, аның кул астында калган Лимбург өстеннән тулы хакимлеккә Франция гарантия бирер дип өметләнә. Пруссия әлеге сәүдәгә кискен каршы була, Люксембург кирмәненнән гарнизонын чыгармый, бу Нидерландлар-Пруссия, Пруссия-Франция сугышын китереп чыгарырга мөмкин була.
Нидерландлар инициативасы белән, Люксембург мәсьәләсен чишү өчен халыкара конференция җыела. Анда Бөекбритания, Франция, Пруссия, Нидерландлар, Россия империясе, Австрия, Бельгия, Италия, Бөек Люксембург герцоглыгы катнаша.
Конференция карары буенча,
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Лондон килешүе (1867), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.