«Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда» (ингл. Pirates of the Caribbean: On Stranger Tides) — Кариб диңгезендә юлбасарлар турындагы маҗаралы фильмнарның дүртенчесе, аның режиссеры Роб Маршалл булды, сценарийны Терри Россио һәм Тед Эллиотт язды, ә продюсерлык эшен Джерри Брукһаймер башкарды.
Кира Найтли һәм Орландо Блум — сериянең беренче өч өлешләрендә ике төп роль башкаручылары, шулай ук трилогиянең режиссёры Гор Вербински бу проектта катнашудан баш тартты. Катнашырга тик Джонни Депп һәм Джефри Раш ризалашты. Алардан башка фильмда Пенелопа Крус, Йэн Макшейн, Кевин Макнелли, Ричард Гриффитс һәм Стивен Грэм уйнады. Баштан фильмның исеме «Кариб диңгезе юлбасарлары: Изге Грааль эзләшүендә» булырга тиеш иде. The Walt Disney Company вәкиле сүзләренчә, уңыш казанган очракта бу фильм яңа трилогияне башлап җибәрәчәк. Төшерүләр Гавай утрауларында (Кауаи һәм Оаху) 2010 елның 14 июнендә башланып китте. Русиядә 12 яшькә кадәр балаларга фильмны карау ата-ана белән бергә генә рөхсәт ителгән. АКШ-та фильмга кызу экшн һәм куркытучы эпизодлар сәбәпле PG-13 рейтингы бирелгән..
Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда | |
---|---|
ингл. Pirates of the Caribbean: On Stranger Tides | |
Жанр | фэнтези фильм[d], башкисәрләр филме[d], зомби турында филм[d], фильм-охота за сокровищами[d], кина кәмите[d], атышлы-чабышлы фильм[d], маҗаралы фильм[d] һәм пиратский фильм[d] |
Режиссёр | Роб Маршалл[d] |
Продюсер | Джерри Брукхаймер[d] |
Сценаричы | Тед Эллиот[d] Терри Россио[d] |
Баш ролләрдә | Джонни Депп |
Оператор | Дариуш Вольский[d] |
Монтажчы | Девид Бреннар[d] һәм Ваетт Смит[d] |
Көйязар | Ханс Циммер |
Киноширкәт | Җитештерү: Walt Disney Pictures[d] һәм Jerry Bruckheimer Films[d] Дистрибьюция: Fórum Hungary[d], Netflix һәм Disney+[d] |
Нәрсәгә нигезләнгән | Кариб диңгезе юлбасарлары[d] һәм На странных берегах[d] |
Озынлык | 136 ± 1 минут |
Бюджет | 410 000 000 $ |
Җыемнар | 1 045 713 802 $ |
Ил | АКШ |
Тел | инглиз теле |
Дөнья күрү | 20 май 2011 (Америка Кушма Штатлары), 19 май 2011 (Алмания), 18 май 2011 (Франция), |
IMDb | ID 1298650 |
Рәсми сайт |
Төп каһарман, капитан Джек Чыпчык (Джонни Депп) сәер ярларда урынлашкан мәңгелек яшьлек чыганагы ярдәмендә үлемсез булуына ирешергә уйлый. Шул арада аңа үзенең элекке сөяркәсе Анжелика (Пенелопа Крус) очрый. Анжелика исә капитан Джек Чыпчыкны Кара Сакал кушаматлы капитан Эдвард Тич (Иэн Макшейн) идарә иткән "Патшабикә Анна үче" исемле корабына хәйлә корып китерә. Джек Чыпчык кемнән - Кара Сакалданмы, Анжеликаданмы -күбрәк куркып торырга да белми. Шулай ук чыганак эзләргә британ патшасына хезмәт итүче, Джек Чыпчыкның элекке дошманы капитан Һектор Барбосса (Джеффри Раш) чыгып китә.
Шулай итеп капитан Джек Чыпчык төрле маҗаралы хәлләргә эләгеп китә...
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.