Иран Таулыгы

Иран таулыгы, шулай ук Фарсы таулыгы (фар.

Көнбатыштан Иран таулыгына Әрмән таулыгы, көнчыгыштан Һиндукуш тау системасы һәм Һинд елгасы үзәне тоташа. Көнбатыштан көнчыгышка таулыкның озынлыгы 2 500 км, ә меридиональ юнәлештә 1 500 км га кадәр җитә. Мәйданы ~3, 7 млн кв. км. Таулык территориясенең өчтән ике өлеше Иранда, беразы Әфганстан, Төрекмәнстан, Пакистан территориясенә кереп тора.

Иран таулыгы
фар. فلات ایران
Иран Таулыгы
 (T)
ИлләрИранИран Таулыгы Иран
ТөрекмәнстанИран Таулыгы Төрекмәнстан
ӘфганстанИран Таулыгы Әфганстан
ПакстанИран Таулыгы Пакстан
Мәйдан3,7 млн км²
Озынлык2 500 км
Киңлек1 500 км
Иң биек түбәсеДемавенд
Иң биек ноктасы5 604 м
Иран таулыгы (Азия)
Иран Таулыгы
Иран Таулыгы [[commons:Category:Iranian Plateau|Иран таулыгы
фар. فلات ایران]]
Викиҗыентыкта

Геология

Иран таулыгы Гарәбстан платформасы һәм Һиндстан плитәсе тарафыннан кысылган Ауразия плитәсенең бер өлеше булып тора. Биредә җир тетрәүләр еш була. Җыерчыклы һәм җыерчыклы-кантарлы таулар һәм таулыклар аккумулятив тигезлекләр һәм тауара иңкүлекләр белән чиратлашып бара. Тауара депрессияләр (диңгез өсте тигезлегеннән түбәнрәк яткан коры яки су белән тулган иңкүлек яки казанлык) тирә-яктагы таулардан ишелгән коелмалар белән тулган була. Элек иң түбән урыннарны биләгән күлләр корыган, алардан калын булып тоз һәм гипс калган.

Таулык кырыйларында орогеник хәрәкәтләргә (җир кабыгының таулар барлыкка китерүче хәрәкәтләре) бай өлкәләр — сейсмик өлкәләр урнашкан. Сейсмик өлкәләр (яки зоналар) җир тетрәү үзәкләрен эченә алган һәм аларның тәэсире астында булган территорияләр (мәсәлән, 1948 елда Ашхабадта җир тетрәү(төрекм.)).

Интенсив яңа күтәрелеш зоналары килеп чыгышы борынгырак булган җыерчыклы структуралар белән чиратлашып килә. Таулык территориясендә нефть, тимер рудасы, тоз, фирәзә һәм башка файдалы казылмалар ятмалары бар.

Рельеф

Таулык берничә тау сырты белән каймалап алынган. Төньяк периферик дугага Демавенд вулканы булган Эльбурс (Әлборз, 5 604 м), Төрекмән-Хорасан таулары, Паропамиз һәм Һиндукушның көнбатыш тармаклары (Тиричмир тавы, 7690 м) керә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан Загрос (Зердкух тавы, 4548 м) һәм Мекран тау сыртлары сузыла. Көнчыгышта Киртһар һәм Сөләйман таулары, шулай ук Спингар һәм Һиндураҗ тау сыртлары урнашкан.

Климаты һәм су ресурслары

Таулыкның төньяк өлешендә континеталь субтропик климат, җәй эссе, кыш чагышытырмача суык була. Көньякта тропик климат — эссе җәй, җылы кыш. Явым-төшемнең уртача еллык нормасы бик кечкенә — 50—150 мм. Аерым районнарда — Эльбурсның төньяк битләүләрендә 2 000 мм, Сөләйман тауларының көньяк-көнчыгыш битләүләрендә 1 000 мм була.

Иран таулыгында озынлыгы кыска, чагыштырмача аз сулы елгалар ага, алар сугару өчен еш кулланыла. Иң зур елгалар — Карун, Гильменд, Герируд. Күлләрнең күпчелеге тозлы сулы. Иран һәм Әфганстан чигендә Һамун күлләре төркеме урнашкан.

Туфрак, флора һәм фауна

Туфрак күбесенчә соры туфраклы. Чүлдә һәм коры далада үсә торган үсемлекләр дөньясы. Дәште-Кәвир чүле — тозлаклар, Дәшти-Лут чүле — ком, Дәшти-Марго чүле — ком-вакташ белән капланган. Коңгырт туфраклы далалар таулык битләүләрендә урнашкан. Киң яфраклы урманнар Эльбурс тавының төньяк, Загрос тавының көнбатыш битләвендә үсә. Сөләйман тауларының көнчыгыш битләвендә саванна һәм сирәк урманнар зонасы бар, аларда Һималай эрбет агачы үсә.

Хайваннар дөньясында, нигездә, кимерүчеләр һәм агулы зарарлы бөҗәкләр һәм үрмәкүчләр (тарантул, каракурт, чаян) киң таралган. Күлләрдә күп кенә күчмә кошларның кышлау урыннары бар, кайбер урыннар сак астына алынган.

Галерея

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Иран Таулыгы ГеологияИран Таулыгы РельефИран Таулыгы Климаты һәм су ресурсларыИран Таулыгы Туфрак, флора һәм фаунаИран Таулыгы ГалереяИран Таулыгы СылтамаларИран Таулыгы ИскәрмәләрИран Таулыгы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Кыргавыл кошларСаттер (округ, Калифорния)ВенесуэлаМишкино районыТоёнакаSH3GL2КазакъларШахматEva ElfieЖизель БюндхенМартЭлиас КанеттиФлорида (штат)1737 елРаденгемСанскритСергей КнязевXIII гасыр (б. э. к.)Сольр-ле-ШатоМедҗуречъе (Иваньица)Пермь краеҺава-десант гаскәрләре көнеБөтендөнья тартылу кануныМурманск өлкәсеАргентинаВинарис Ильегет1707 ел1736 елАлтай телләреАнтон Богданов (1984)ПолитеизмМихаил ГорбачёвКастилья һәм ЛеонДжон Мусин3 февральНиколаевка районы (Сембер өлкәсе)Baş bitТампереХалыкара берәмлекләр системасыБайкал арты краеСахалин өлкәсеРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Полтава өлкәсеОлы СөлчәАлтынБеларусияКиевШәһәрОкеанлыкВолкотт (Вермонт)ПарагвайРоссия ФедерациясеSLC39A6ДуңгызчылыкЯва телеХристофор КолумбВешкайма районыГардвик (Вермонт)EpicaЖасмин (җырчы)Люция ХәмитоваВикиҗыентыкҺэлли Берри1792 елCEACAM5Идел буе БолгарыӘмарилоСергей Антипов (1949)Әнвәр НургалиевЯңа КаледонияНовошахтинскӘбри ХәбриевНазыйм Хикмәт🡆 More