Внуково һава аланы (рус. Аэропорт Вну́ково, tat.lat.
Vnukovo hawa alanı(үле сылтама)) — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең биш һава аланыннан берсе, Россия Федерациясендә дүртенче пассажир әйләнеше буйлап һава аланы, Аурупаның иң эре һава аланнары исемлегенә керә.
Внуково Халыкара һава аланы Международный аэропорт Внуково | ||
---|---|---|
Внуково һавабинасы | ||
IATA коды: VKO ICAO коды: UUWW | ||
Мәгълүмат | ||
Ил | Россия | |
Төбәк | Мәскәү | |
Тип | граждан | |
Файдаланучы | ААҖ «Внуково Аэропорты» | |
Урын | 27 км Мәскәү үзәгеннән | |
Авиаширкәтләр |
| |
Диңгез өстеннән биеклеге: | +209 м | |
Координатлар: | HGЯO | |
Җирле вакыт | UTC +4 | |
Эш вакыты | тәүлек буе | |
Сәхифә | ||
Очып менү-төшү юллары | ||
Саны | Зурлыгы | Түшәмәсе |
01/19 | 3060x45 | асфальтобетон |
06/24 | 3000x60 | армобетон |
Нөфус(2011) | ||
Пассажир әйләнеше (ел) | 8,2 млн |
Внуково аэропортында Россия Федерациясенең иң зур аэровокзал бинасы бар (мәйданы — 270 мең м²).
Мәскәү чигендә урнаша. Мәскәү Боҗра юлыннан ераклыгы — 10 километр (көньяк-көнбатыш юнәлеше).
Внуково һава аланы пассажир, махсус, йөк очышлары өчен кулланыла. Дәүләт җитәкчеләре, Мәскәү хакимияте, Роскосмос тарафыннан файдаланыла.
Һава аланы тарихы 1937 елда башлана. Бөек Ватан сугышы дәвамында Хәрби-Һава көчләре тарафыннан файдаланыла иде.
Внуково һава аланының махсус статусы бар. 60 ел дәвамында дәүләт идарәчеләренә хезмәт күрсәтә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Внуково һава аланы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.