Башкорт теленең диалектлары — башкорт теленең сөйләшләре үзенчәлекләрен берләштерүче өлеше.
Башкорт теленең диалектлары |
Башкорт телендә ике диалект бар:
Кайсы вакыт башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты аерым каралса да, күпчелек тел галимнәре бу диалект сөйләшләрен татар теленең урта диалекты дип күрсәтәләр.
Һәрбер диалект сөйләшләрдән тора. Диалекттагы сүзләрнең күбесен гомуми башкорт телене хас сүзләр тәшкил итә. Бер диалект вәкиле икенче диалект вәкиле белән иркен аралаша ала. Шулай да аерым диалектка яки сөйләшләргә генә хас сүзләр бар. Диалектларга гына хас сүзләр «диалект лексикасы» дип атала.
Фәнни башкорт диалектологиясе XIX гасырның икенче яртысына XX гасыр башына карый, ул вакытта башкорт теле диалектларының беренче классификацияләре эшләнә. Башкорт теле диалектларын классификацияләү нигезендә күплек сан аффиксларының фонетик аермалары ята.
В. В. Радлов «Төньяк төрки телләр фонетикасы» дигән хезмәтендә (1882) башкорт тел диалектында дала башкортлары (-лар) һәм тау башкортлары диалекты (-тар) булуын күрсәтә.
А. Г. Бессонов «Башкортлар өчен әлифба» эшендә (1907) көньяк-кКөнчыгыш (-лар) һәм төньяк-көнчыгыш (-тар) диалектларын аерып чыгара.
1955 елда Т. Г. Баишевның «Әдәби телгә карата аларның мөнәсәбәтендә башкорт диалектлары» (1955) монографиясендә әдәби телнең һәм диалектларның телнең лик, фонетик һәм морфологик дәрәҗәләрендәге үзара бәйләнеше мәсьәләләре карала; тел билгеләре комплексын исәпкә алып, ул 3 диалектны аерып чыгара, ул анда көнбатыш диалектны өсти.
Совет лингвисты-тюркологы һәм башкорт тел белеменә нигез салучы Җ.Г.Киекбаев Т. Г. Баишевның төньяк-көнбатыш башкорт теленең башкорт теле диалект системасына кертүенә принципиаль каршы була. Төп аргумент итеп ул төньяк-көнбатыш башкортларының татар телен туган тел дип тану фактын саный, татар теле монда мәктәп белем бирүендә рәсми тел булып тора, шулай ук җирле татар һәм башкорт халкының мәдәни-массакүләм, административ-хуҗалык эшчәнлегендә кулланыла дип яза.
Совет тел белгечләре Нәгыйм Ишбулатов һәм Талмас Гарипов төньяк-көнбатыш сөйләшендә башкорт теленең үзенчәлекле билгеләре булмавын күрсәтәләр һәм аларны татар теленең урта диалектына кертәләр.
Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш Башкортстан сөйләмнәрен өйрәнгән татар галиме Әнвәр Әфләтунов бу территориядә типтәрләр, татарлар, башкортлар, яңа башкортларның сөйләмнәре бер-берсеннән аерылып тормый, татар әдәби теленә якын дип күрсәтә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Башкорт теленең диалектлары, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.