Гарипов Талмас Мәгъсүм улы (31 июль 1928 ел — 19 май 2022 ел) — тел белгече, югары мәктәп укытучысы.
Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1991), филология фәннәре докторы (1974), профессор (1979). Россия Федерациясенең (1992) һәм Башкорт АССР-ының (1983) атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003), ССРБ-ның югары белем бирү отличнигы (1979). Бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР‑ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.
Талмас Гарипов | |
---|---|
Туган | 31 июль 1928 Мәскәү, СССР |
Үлгән | 19 май 2022 (93 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | член-корреспондент[d] һәм профессор[d] |
Талмас Мәгъсүм улы Гарипов Мәскәү шәһәрендә 1928 елның 31 июлендә туган.
1952 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1956-1965 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли, 1957 елдан гыйльми сәркатиб була, 1960 елдан — сектор мөдире, 1965 елдан — өлкән тикшеренүче.
1966 елдан Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетында: 1968 елдан — гомуми тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы, 1977 елдан — рус теле һәм чагыштырма тел гыйлеме кафедрасы мөдире.
1980 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 2010 елга кадәр гомуми тел гыйлеме кафедрасы мөдире була.
Талмас Гарипов бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР-ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.
2022 елның 19 маенда Уфада 93 яшендә вафат .
Гыйльми тикшеренүләре Урал-Идел буе төрки телләрен чагыштырма-тарихи өйрәнүгә, башкорт теленең грамматикасы, этимологиясе проблемаларына, тел-ара бәйләнешләргә, социолингвистикага, башкорт тел гыйлеме тарихына, шәркыятькә багышланган. Талмас Гарипов тарафыннан башкорт һәм татар телләренең, аларның диалектлары һәм сөйләшләренең фонетикасы, морфологиясе һәм лексикасының уртак билгеләре ачыклана, 550-дән артык фәнни хезмәт авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Талмас Гарипов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.