Актаныш Районы Туган Як Музее

Актаныш районы туган як музее (рус. Актанышский районный краеведческий музей) — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актаныш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей).

Актаныш районы һәм авылы тарихы белән таныштыра.

Актаныш районы туган як музее
Актаныш Районы Туган Як Музее
Нигезләү датасы 1993
Урын 423740 ТР, Актаныш районы, Актаныш, Дөнья ур., 5.
Директор Мирсил Магис улы Әһлетдинов
Сайт Музей сайты
Актаныш Районы Туган Як Музее Тышкы рәсемнәр
Актаныш Районы Туган Як Музее Музейдан фотосурәтләр.

Филиалы

Тарих

Актаныш районы туган як музеена 1975 елның 17 маенда район мәдәният комплексында җәмәгать башлангычында нигез салына. 1977 елның 7 ноябрендә ачыла. Музейга нигез салучы — Ибраһим Гариф улы Гарипов (19101987).

19871992 елларда музей эшләми.

1993 елның 1 гыйнварыннан ТР милли музее филиалы. Филиал мөдире — Факил Сабитов. 19972000 елларда — Азия Мөхәммәтша кызы Гәрәева. 20002012 елларда — Лилия Гыйльмегани кызы Шәйгарданова. 2012 елдан — Мирсил Магис улы Әһлетдинов.

2003 елның 5 маеннан — «Актаныш районы туган якны өйрәнү музее» дәүләт оешмасы.

2012 елның 12 маеннан — «Актаныш районы туган як музее»” дәүләт бюджет оешмасы.

Бина

2005 елның 7 маеннан элекке Актаныш район кулланучылар җәмгыятенең төзекләндерелгән административ бинасының бер өлешен алып тора. Музейның гомуми мәйданы — 522,1 кв. м. 2014 елда «Туган як» музее яңа бинага күчерелә.

Экспонатлар

Музей фондында 14 866 саклау берәмлеге экспонат бар (2015). Даими экспозиция Актаныш авылының борынгысыннан алып бүгенге көнгә кадәр тарихы белән таныштыра. Экспозиция 10 залда урнашкан: табигать залы; археология залы, Актаныш районының Октябрь инкыйлабына кадәрге чоры; XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар йортының эчке күренеше; Ватандашлар сугышы һәм сәяси репрессия еллары; спорт мастеры Ф. Солтанова-Жданова казанышлары; сугыш даны залы; хезмәт даны һәм төбәктә мәдәният үсеше тарихы залы; Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиев инагурациясе залы.

Әлфия Авзалова, Гамил Афзал, Риза Ишморат, Мансур Солтанов, Фирая Солтанова һ. б. кайбер билгеле шәхесләрнең шәхси әйберләре урын алган.

Экскурсияләр

  • Безнең төбәк тарихы

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Актаныш Районы Туган Як Музее ФилиалыАктаныш Районы Туган Як Музее ТарихАктаныш Районы Туган Як Музее БинаАктаныш Районы Туган Як Музее ЭкспонатларАктаныш Районы Туган Як Музее ЭкскурсияләрАктаныш Районы Туган Як Музее СылтамаларАктаныш Районы Туган Як Музее ИскәрмәләрАктаныш Районы Туган Як МузееАктанышАктаныш районыМузейРус телеТатарстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Запорожье«Казан» милли-мәдәни үзәге2010 ел23 июньАйрат ХәмитовКарина ЭвнАксаково (Бәләбәй районы)ВикикитапТөрки халыкларРунди (теле)ПольшаРезеда ВәлиеваАганинШвейцарияМнир СоколовГизгечШвеция«Мин татарча сөйләшәм» акциясеАндрей БочковТатарларТатар җырыОклахома (штат)«Мунча ташы» театрыКайбыч районыAntuan de Sent-EkzüperiКазанЗөлфәт ЗиннуровСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеОперацион системаОтто фон БисмаркHD196544ТелекоммуникацияСәламәтлекЖан-Поль СартрГаяз ИсхакыйБезнең гомер (китап)Йолдыз МиңнуллинаЛилия БиктимероваMedSoftДжонни ДеппӘрхәрәйИлРөстәм МингалимТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыВедравичыМәккәКазанның истәлекле урыннарыМидхәт ӘбделмәновБорынгы төрки тел1802 елӘлмәтнефтьӘлдермештән Әлмәндәр (пьеса)Подкаст5 мартЭльмира ШәрифуллинаТашкабак (үсемлек)OТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыРенат ХарисШартнамәКытайМалай архипелагыВикиҗыентыкӘкчин (станция)TendenceТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)ТатмедиаКама Тамагы районыСанкт-ПетербургHD169467СугышИлдар Зарипов (1939)🡆 More