Җәлалетдин Руми (фар.
Җәлаләтдин Руми | |
---|---|
Туган телдә исем | جلالالدین محمد بلخی |
Туган | 30 сентябрь 1207 Вахш[d], Государство Хорезмшахов[d] |
Үлгән | 17 декабрь 1273 (66 яшь) Конья, Рум солтанаты[d] |
Күмү урыны | Мәүләнә музее[d] һәм Yeşil Türbe[d] |
Һөнәре | шагыйрь |
Җефет | Гәүһәр хатын[d] |
Балалар | Султан Валад[d] |
Ата-ана |
|
Иҗатының таҗы – «Көллияте Шәмси Тәбризи» исемле зур күләмле шигырь җыентыгы. Андагы газәлләрнең эчтәлеге — кешене илаһилаштыру, галәмдәге һәрнәрсәнең гомум Җан — Аллаһ белән бергә кушылуы.
Руминың икенче зур хезмәте — 15 ел дәвамында язылган 6 томлык фәлсәфи дидактик эчтәлекле «Мәснәви» поэмасы. Ул — суфыйчылык тәгълиматы энциклопедиясе һәм Көнчыгыш халыклары фольклоры чыганагы.
Руми — пантеистик суфыйчылык вәкиле. Суфыйларга хас булганча, җир образларын кулланып, Аллага мәхәббәт турында яза. Руми газәлләрендә дөньяны йөрәк белән тануга игътибар ителә, кеше калебе — Аллаһ йорты, диелә. Пантеистик суфыйчыларның күбесе Аллаһ мәрхәмәтле, изге кеше йөрәгендә дип раслыйлар. Руми әсәрләрендә икейөзлелектән, явызлыктан азат кеше турында сөйләнелә. Аның әсәрләрен «суфыйчылык Коръәне» дип тә атаганнар.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җәлаләтдин Руми, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.