Эмма Нордин

Эмма Элизабет Нордин (швед.

22 март, 1991, Энелви, Швеция) — швед хоккейчысы, ЖХК «Лулео-МССК» командасы һәм Швеция милли җыелма командасы һөҗүмчесе. Дүрт тапкыр Швеция чемпионы, чемпионатлар тарихында шайбаларны ике ел рәттән бәреп кертү саны буенча икенче урынны биләүче (2018 һәм 2019 ел), Швециянең «ел уенчысы» дип танылучы. 2010, 2014 һәм 2018 елларда Олимпия уеннарында һәм 6 тапкыр дөнья чемпионатларында катнашучы.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Эмма Нордин Швеция
Кушамат/тәхәллүс Emsi
Туу датасы 22 март 1991(1991-03-22) (33 яшь)
Туу урыны Эрншёльдсвик[d], Вестерноррланд[d], Швеция
Һөнәр төре алкалы һоккей уйнаучы
Такымда позициясе һөҗүмче[d]
Спорт такымы әгъзасы МОДО[d]
Масса 155 Фунт
Спорт төре алкалы хоккей
Сугу кулы левый[d]
Катнашучы Кышкы олимпия уеннары 2010 һәм Кышкы Олимпия уеннары 2014
Биеклек / буй 168 сантиметр

Карьерасы

Эмма Нордин үзенең профессиональ карьерасын 13 яшендә үзе туган Эрншёльдсвик шәһәренең МОДО клубы өчен башлый. 2011/2012 еллар алдыннан команда капитанының ассистенты итеп билгеләнә, ә бу мизгелнең нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр Швеция чемпионы була.

2015 елда Нордин яңа «Лулео-МССК» клубына күчә. Яңа командада үзе өчен бик мөһим беренче булган плей-оффның соңгы уеннарында, моңа кадәр узган милли команда составындагы ярышларда җәрәхәтләнүе аркасында, уйный алмавына карамастан, 31 матчта спортчы 31 шайба кертә һәм 62 очко җыя; бу аның хоккейчы карьерасындагы иң яхшы нәтиҗәсе булып тора. Бу вакытта шайбалар кертү саны буенча ул өченче була һәм «ел һөҗүмчесе» дип таныла, ә ул уйнаган клуб беренче тапкыр чемпионатның җиңүчесе була.

2018/2019 елларда Нордин үзе керткән шайбалар санын тагын кабатлый: көндәшләр капкасына 31 шайба бәреп кертә һәм чемпионатның иң яхшы голеадоры була, ә җыйган 59 очкосы буенча — мизгел күрсәткече буенча өченче урынны били.

2019/2020 елларда аркасы җәрәхәтләнүе аркасында чемпионатның 13 матчында катнаша алмаса да, Эмма Элизабет Нординның җыйган 35 очкосы «Лулео-МССК» командасына плей-оффка керергә ярдәм итә. Ләкин COVID-19 пандемиясе аркасында Швеция чемпионаты үткәрелми кала, ә Нордин, моны дөрес эшләнелде дип игълан итә, чөнки бу очракта бөтен командалар да бер үк хәлдә булган була.

Җыелма командасындагы карьерасы

Нордин 18 яшькә кадәргеләр арасындагы Швеция җыелма командасы составында ике тапкыр дөнья юниорлар чемпионатында катнаша: 2008 елда «тре крунур» белән бергә 4 нче урында була, ә 2009 елда «бронза» медаль яулый.

2008 елдан алып спортчы Швециянең өлкәннәр командасы өчен чыгыш ясый. Бу команда составында ул зур ярышларда катнаша: 2008, 2009, 2011, 2015, 2017, 2019 еллардагы дөнья чемпионатларында һәм 2010, 2014 һәм 2018 елларда Кышкы Олимпия уеннарында чыгыш ясый, әммә бу ярышларда илнең җыелма командасы медаль яулый алмый.

Искәрмә

  • выгрузка данных FreebaseGoogle.
  • Eurohockey.com
  • Сылтамалар

    Tags:

    Эмма Нордин КарьерасыЭмма Нордин Җыелма командасындагы карьерасыЭмма Нордин ИскәрмәЭмма Нордин СылтамаларЭмма Нордин1991 ел2018 ел2019 ел22 мартКышкы Олимпия уеннары 2014Швед телеШвеция

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    1Лилия ХәмитоваАгачҖенси якынлыкТәмамлыкGoogleКалиновка (Сәвәләй авыл советы)Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеEva ElfieВәис БәйрәмовАзәрбайҗанИсламия МәхмүтоваВертуНью-ЙоркХваленицеWilliam FolknerСогуд ГарәбстаныСайт8 июньЧева телеӘбү Рәйхан әл-БируниМаҗарстанCOVID-19 коронавирус авыруыУфа2024 елРим империясеТөмәнJavaScriptЯңа АтҗитәрТатарстан гербыӘрмәнстанКыргызстанда туризмБаланитТеланганаRSSАнглияҺераклитBВикимедиа ФондыГабдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)Әстерхан1693 елРусия сумыРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)КомыкларТатарстан байрагы23 мартАктүбә (Әстерхан өлкәсе)Әзербайҗан2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлеге3 ноябрьГрециядә исламРезидә ШәрәфиеваҖенси ярсуЯпонияСуарХәсән СарьянТуфан МиңнуллинЗур ШартлауЙәмәнКадим ҖәмитовТатарлар тарихыАлинә Кәримова🡆 More