Гайсин Шакир Әхмәтдин улы (15 гыйнвар 1904 ел — 4 октябрь 1969 ел) — галим-агроном, югары мәктәп эшмәкәре.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1949). Башкорт АССРы атказанган фән эшмәкәре (1964). Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1949).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 15 гыйнвар 1904 |
Туу урыны | Исмәгыйль, Тузлукушевский сельсовет[d], Бәләбәй райуны |
Үлем датасы | 4 октябрь 1969 (65 яшь) |
Үлем урыны | Уфа, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | агроном |
Әлма-матер | Сарытау дәүләт аграр университеты |
Академик дәрәҗә | авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d] |
Бүләкләр | Заслуженный деятель науки Башкирской АССР[d] |
Гайсин Шакир Әхмәтдин улы 1904 елның 15 гыйнварында Өфе губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Бәләбәй районыИсмәгыйл авылында туган.
1930 елда Сарытау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
1930 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында директор ярдәмчесе булып эшләгән.
1933 елдан Башкортстан АССРының Эчке эшләр халык комиссариатының Яңавыл район бүлеге начальнигының урынбасары вазифасын башкарганнар.
1937 елдан Башкортстан мәйдан колхоз рәесләре мәктәбендә укытучы булып эшләгән.
1939 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыткан.
1940 елдан Башкортстан басу тәҗрибә фәнни-тикшеренү станциясендә олуг тикшеренүче булып эшли. 1942 елдан бу станциянең директоры була.
1945 елдан ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдиренең урынбасары вазифасын башкарганнар.
1950 елдан Башкортстан АССРы авыл хуҗалыгы министрының урынбасары вазифасын сайланды.
1952 елдан — СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Биология институтында директоры.
1956-1965 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты бүлегенең мөдире була.
1969 елның 4 октябрендә Өфе шәһәрендә вафат булган.
Фәнни хезмәтләре борчак, бодай, арпа һәм башка басу культураларының агротехникасын уйлап чыгаруга, туфракларны эрозиядән саклау буенча чараларның агротехникасына багышланган. Шакир Гайсин — 40-ка якын фәнни хезмәт авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шакир Гайсин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.