һәм Яңавыл районы (баш. Яңауыл районы, рус. Янаульский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район.
Административ үзәге — Яңавыл шәһәре.
Яңавыл районы | |
баш. Яңауыл районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Яңавыл |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 44 911 (2017) |
Нәрсә белән чиктәш | Тәтешле районы, Борай районы, Кызыл Кама районы, Калтасы районы, Пермь крае һәм Удмуртия |
Мәйдан | 2094 км² |
Почта индексы | 4529ХХ |
Рәсми веб-сайт | yanaul.ru |
Җирле телефон коды | 34760 |
Яңавыл районы Викиҗыентыкта |
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килә. Үзәге итеп Кызыл Октябрь бистәсе тәгаенләнә. 1938 елдан — Яңавыл бистәсе. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.
1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, фермалар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолмнефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда район җирендә нефть табыла.
Район 103 торак урынын берләштерә, алар 18 авыл советына һәм 1 шәһәр советына буйсына.
Яңавыл муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында чыгынкы бер җирендә урнашкан. Ул Пермь крае һәм Удмуртия белән чиктәш.
Яңавыл районы җиреннән Бүә елгасы ага. Аның өстенә Карман ГЭСе урнаштырылган. Районның 23,2% җире урман белән капланган.
Файдалы казылмалардан нефть бар: Игрово, Вояды, Чытырман, Байсар һәм Львов ятмалары. Шулай ук кирпеч сугу өчен чимал (Буй, Яңавыл карьерлары), ком-таш катнашмасы (Әтлегәч).
Халык саны – 48905 кеше (2010). Халыкның күпчелеге Яңавылда яши. Районда татарлар һәм татар телле башкорт, шулай ук арлар (2002 ел сан алуы буенча – 6821 кеше), руслар (5822), чирмешләр (3426) яши.
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 2017 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
66 200 | ↘64 399 | ↘63 551 | ↘53 722 | ↘48 572 | ↘22 861 | ↗48 134 | ↘44 911 | ↘44 360 | ↘43 870 |
Язучылар:
Яңавыл районында сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.
Нефть ятмаларын Башнефтенең бүлеге НГДУ «Краснохолмскнефть» файдалана. 2009 елда 0,9 млн тонна “кара алтын” чыгарылган. Бар 21 күмәк хуҗалык, 3 совхоз, 1 балыкчылык хуҗалыгы. 72 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда җылытмаларда яшелчәләр үстерәләр. Шәхси хуҗалыклар 65% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. 2009 елда 98% бәрәңге, 78% яшелчә, 77% кош һәм терлек ите, 78% сөт савылган, 75% бал.
Яңавыл – Горький тимер юлының әһәмиятле станциясе.
Районда 2006-07 уку елында башкорт теле һәм әдәбиятын — 5792 бала, татар теле һәм әдәбиятын — 824, ар телен — 519, чирмеш теле һәм әдәбиятын 250 бала өйрәнә.
Район газетасы «Октябрь юлы» (хәзер “Яңавыл таңнары”) 1931 елдан чыга. 1939 елда русча чыга торган «Путь Октября» (хәзер “Янаульские зори”) барлыкка килә. 1955 елдан “Яңавыл таңнары” дубляжга калдырылган.
Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга.
1993 елда барлыкка килгән Яңавыл телевидениесе рус һәм башкорт телләрендә эфирга чыга.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Яңавыл районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.