Калтасы районы (рус. Калтасинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район.
Административ үзәге — Калтасы авылы Уфадан 202 км еракта ята. Кызыл Кама, Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнары белән чиктәш. Күпчелек халыкны чирмешләр һәм татарлар тәшкил итә.
Калтасы районы | |
баш. Ҡалтасы районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Калтасы |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 22 634 (1 гыйнвар 2019) |
Нәрсә белән чиктәш | Яңавыл районы, Борай районы, Дүртөйле районы һәм Кызыл Кама районы |
Мәйдан | 1548,35 км² |
Почта индексы | 4528ХХ |
Рәсми веб-сайт | kaltasin.bashkortostan.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34779 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Калтасы районы Викиҗыентыкта |
Район урман-суарга бай. Урманнар мәйданның 33,6%ын биләп тора. Тере Танып елгасы, 119 елга, елгачык һәм чишмә. Урҗабаш, Борай, Кузбай, Калтасы, Краснохолм, Надеждино нефть ятмалары бар.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Идарә башта Кызыл Түбә авылында урнаша. 1932 елда Кызыл Кама районы белән берләштерелә. Идарә Никулга күчә. 1935 елда район яңадан икегә бүленә. Бу юлы идарә Калтасыда яңа административ бина төзелгәнче Кәлтәй авылына утыртыла.
Район 77 авылны һәм 8 меңнән артык кеше яшәгән Краснохолмский «моношәһәрен» берләштерә. Иң зур авыллар: Калтасы (2009 елда 4,6 мең кеше яши), Кутерем (1,19 мең), Зур Кәлтәй (0,92 мең).
Рәсми мәгълүматларга күрә районда чирмешләр ( 45,9%), руслар (19%), татарлар (14%), башкортлар (10,2%), арлар (10.1%) яши (2010).
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 2017 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
47 011 | ↗47 044 | ↗71 494 | ↘32 743 | ↘27 705 | ↗28 881 | ↘26 268 | ↘23 613 | ↘23 063 | ↘22 634 |
2008-09 уку елында Калтасы районында 27 мәктәп: 15 урта, 12 төп эшләгәннәр. Укучылар саны – 3931. Милләтләре буенча беренче урында мари балалары – 1989 (50,6%), икенче урында татарлар – 819 (20,8%), өченче урында арлар – 368 (9,4%). Район мәктәпләрендә дүрт телдә (мари, татар, удмурт, рус телләрендә) укыту алып барыла.
Районда татар теленә мөнәсәбәт бер дә кешечә диярлек түгел. Бары 5 мәктәптә татар телен укыту оештырылган, дәресләргә 232 бала йөргән. Бу – укучы татар балаларының 27%ы.
Мари телендә 27 мәктәптә 451 укучы укый (мари баласының 23%ы). Мари телен предмет буларак 983 бала укый (49%). Гомумән 30 мәктәптә мари телен һәм әдәбиятын 1432 бала укый (72%). 5 мәктәптә 78 бала удмуртча укый (22%), барлыгы 7 мәктәптә 235 бала удмурт телен укый,колачлау өлеше — 63 %.
Уфа механика-технология колледжының Краснохолмский урындагы оешмасы 2003 елдан эшли. Әйләнә-тирә районнарны белгечләр белән тәэмин итә, 350 укучысы бар.
Район газетасы «Заря» — «Ӱжара» рус һәм мари телләрендә чыгарыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Калтасы районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.