Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд (фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande) — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты.
Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).
Франсуа Олланд | |
---|---|
Туган телдә исем | François Gérard Georges Nicolas Hollande |
Әйтелеш | |
Туган | 12 август 1954 (69 яшь) Руан, Франция |
Яшәгән урын | Елисей сарае[d] |
Ватандашлыгы | Франция |
Әлма-матер | Пантеон-Ассас үнивирситите[d], Сәяси тикшеренүләр институты, Югары тиҗари тикшеренүләр мәктәбе, Милли идарә мәктәбе[d], Жан-Батист-де-ла-Салль де Руан мәктәбе[d] һәм Пастер литсие[d] |
Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Sotsialistik firqä |
Җефет | Жюли Гайе[d] |
Өйдәш | Сеголен Руаяль[d], Валери Триервейлер[d] һәм Жюли Гайе[d] |
Балалар | 1) Томас (1984 елда туган) 2) Клеменс (1985 елда туган) 3) Жульен (1987 елда туган) 4) Флора (1992 елда туган) |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Филипп Олланд[d] |
2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63% тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга уза. Икенче турда Франсуа Олланд бирелгән тавышларның 51.7% җыеп, җиңү яулый. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә, 2017 елның апрель ае азагында соңыннан җиңеп чыккан Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.
Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.
1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Европа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.
2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә, 2017 елның апрель ае азагында Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә. 2017 елның 14 май көнендә вазифаларын Эммануэль Макронга тапшыра.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: François Hollande (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Франсуа Олланд, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.