“Maamme” (“Туган ягым”) җыры – рәсми рәвештә расланмаган булса да, Финляндиянең милли һәм дәүләт гимны.
Финляндия гимны | |
Дәүләт | Финляндия |
---|---|
Басма яки тәрҗемәләре | Q20051492?, Our Land[d], Q20051503?, Q20051511?, Q20051515? һәм Q20051517? |
Көйязар | Фредрик Пациус[d] |
Либретто авторы | Йохан Людвиг Рунеберг[d] |
Текст авторы | Йохан Людвиг Рунеберг[d] |
Тональлек | си-бемоль мажор[d] |
Беренче башкару | 13 май 1848 |
Кайда басылган | Syng for Herren[d], Barnesangboka[d], Metodistkirkens Salmebok[d], Kristen Sang[d] һәм Sions harpe[d] |
Финляндия гимны Викиҗыентыкта |
Бүген Финляндиядә кулланылган “Maamme” (“Туган ягым”) һимнының сүзләре 1846 елда шагыйрь Йоһан-Людвиг Рунеберг (Johan Ludvig Runeberg, 1804—1877) тарафыннан башта швед телендә язылган булган. Ә көен, Алманиянең Һамбург шәһәрендә туып, соңрак фин виолончельчесе, композиторы һәм, гомумән, “фин классик музыкасының атасы” дип танылган Фредрик Пациус (Fredrik Pacius, 1809—1891) иҗат иткән. Милли гимн исеменә дәгъва кылган шигырьләр һәм көйләр байтак булса да, аларның берсе дә халыкта киң таралыш тапмаган. Пациус һимнын беренче тапкыр 1848 елның 13 маенда Һелсинкиның академия хоры швед телендә башкарган.
Шуннан соң озак еллар дәвамында Рунебергның шигырен фин теленә юньләп тәрҗемә итә алмыйча азапланганнар. Ниһаять, 1889 елда Пааво Каяндер (Paavo Cajander), Юлиус Кронның (Julius Krohn) 1867 елда бастырылган тәрҗемәсен тиешенчә эшкәртүгә ирешкән. Ләкин Яансен исемле эстон язучысы моңа кадәр үк, 1869 елда, финнарны узып, Пациус көенә туган телендә сүзләр язган булган, аның шигыре, төрле бәйгеләрдә башкарылып, тиз арада эстоннарның милли һимны булып танылып та өлгергән.
Финляндиянең дәүләт хакимияте үз илендә халык һимны булып киткән әсәрне әле бүген дә рәсми рәвештә расламый. Эш, әлбәттә, аның тумыштан фин булмаган кешеләр тарафыннан иҗат ителүендә генә түгелдер. Музыка белгечләре фикеренчә, һимнның мотивы алманнарның “Папа һәм Солтан” (Papst und Sultan) исемле… туй-мәҗлес җырындагыга бик охшаш.
"Туган ягым"ны Александр Блок 1915 елда рус теленә күчергән, аның тәрҗемәсе әле бүген дә башкалар арасында иң уңышлы дип санала.
Гадәттә башкарыла торган беренче һәм соңгы унберенче куплетлары. Халыкара чараларда башкарыла торган кыска варианты.
Оригиналь | Финчә кириллицасы | Финчә ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|
I | I | 1 |
Оригиналь | Кириллицасы | ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|
I | I | 1 |
Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Әй Суоми, туган ягым, | Äy Suomi, tuğan yağım, |
Unser Land (Алман телендә) | Vårt Land (Норвег телендә) | Landið Okkar (Исланд телендә) | Land Okkara (Фарер телендә) | Our Land (Инглиз телендә) | Наш край родной (Рус телендә) | Meie maa (Эстон телендә) | Hazánk (Маҗар телендә) | Nia Lando (Эсперанто) |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
O Heimat, Finnland unser Land | Du vårt land, Finland, vårt fedreland, | Ó landið okkar, Finnland, fósturland, | Land okkara, Finnland, fedraland, | Our land, our land, our fatherland, | Наш край, наш край, наш край родной, | Oi maa, me Soome, sünnimaa, | Hazánk, hazánk, te drága szó, | Ho, patra land', amata ter' |
Швед телендә сүзләр (оригиналь) | Финчәдә сүзләр (иң популяр) | Инглиз телендә сүзләр (Финляндиядә уртак тел) |
---|---|---|
Vårt land, vårt land, vårt fosterland, | Oi maamme, Suomi, synnyinmaa, | Our land, our land, our Fatherland! |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Финляндия гимны, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.